Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 август 2019, 20:31

Иң симезләр кайда яши?

Табиблар илдә ирләрнең – 14, хатын-кызларның 26 проценты артык гәүдә авырлыгыннан җәфа чигә, ди.

Иң симез русиялеләр Курган өлкәсендә яши икән. Анда 100 мең кешегә 935 симез кеше туры килә.
Бу антирейтингка Алтай крае (867) һәм Ульяновск өлкәсе (849) эләккән. Мондый мәгълүматларны РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы биргән.
Ә менә иң зифа буйлылар Якутиядә, Приморье краенда һәм Белгород өлкәсендә яши икән.
Табиблар илдә ирләрнең – 14, хатын-кызларның 26 проценты артык гәүдә авырлыгыннан җәфа чигә, ди. Икътисади кризиска карамастан, 2011 елдан бирле симезләр саны илдә ике тапкырга арткан!
Читайте нас: