Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 август 2019, 12:36

Башкортстан топ-5кә кергән... эчкечелек буенча

2018 елда төбәктә эчкечелектән 2,2 мең кеше интеккән.

Башкортстан алколголь бәйлелекле пациентлар саны буенча Русия төбәкләре арасында топ-5лекккә кергән. 2018 елда төбәктә шундый диагнозлы 2,2 мең кеше теркәлгән булган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
“Алкоголь куллану белән бәйле психик авыру” диагнозы буенча беренче өчлеккә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе (2,8 мең пациент), Пермь крае һәм Чиләбе өлкәсе (2,4 мең кеше) кергән.
Ә менә Ингушетиядә 2018 елда эчкечелектән нибары 1 (!) кеше интекән. Әлбәттә, бу рекордлы сан.
Республикада бу четерекле мәсьәлә белән җитди көрәш бара. Мисал өчен, республикада 2019 ел башыннан алып контрафактлы алкоголь сату белән көрәшәләр. Шулай ук “Аек акыл” проекты да үз көчендә. Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та сабантуйларда хәмер сатуны тыйды. Күпләр моны бик уңышлы дип тапты.
Читайте нас: