Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 июль 2019, 16:28

ВИЧ авыруын ачыклаучы тестларга акча беткән

“ВИЧ авыруын ачыклау өчен тестлар сатып алуга акчалар яздан ук беткән иде һәм хәзер бу максатка берничә дистә миллион сум кирәгәчәк”,- дип белдерде БР Сәламәтлек саклау министры вазифасын вакытлыча башкаручы Максим Забелин үзенең “Эхо Москвы в Уфе” эфирына биргән әңгәмәсендә.

Шуның белән бәйле, Забелин ВИЧка тестлар өчен яңа материаллар сатып алуга финанслауны арттыруны сорады һәм Башкортстан ВИЧ-инфекциялеләр күрсәткече югары булган төбәкләр исемлегенә керми, дип белдерде.
Агымдагы елның тәүге яртысында 1,5 мең яңа ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән. Максим Забелин әйтүенчә, бу “аз да түгел, күп тә түгел” сан. Бүген республикада 17 меңнән артык кеше күзәтү астында тора.
Читайте нас: