Вице-премьер вазифасын башкаручы Ленара Иванова әйтүенчә, хаклы ялдагы табибларны эшкә чакыру кадрлар кытлыгын өлешчә хәл итәргә булышачак. Ә бу мәсьәлә республикада шактый кискен тора. Баш табибларга мөрәҗәгать итеп, Ленара Иванова болай диде: “Әгәр яшь белгечләр дәваханәдән ярты, бер ел эчендә китәләр икән – уйланырга урын бар дигән сүз. Социаль ярдәмнәрдән тыш, остазлык системасы һәм коллективтагы климат өстендә дә эшләргә кирәк”.