Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 июль 2019, 11:36

Әбҗәлилдә ВИЧ-инфекция таралган?

Моңа кадәр төбәк басмаларда республиканың Әбҗәлил районында бу авыруны йоктырганнар саны үсүе күзәтелә (100 мең кешегә 77 авыру очрагы ачыкланган) дип хәбәр иткәннәр иде.

ВИЧ-инфекция профилактикасы һәм көрәш буенча Федераль фәнни-методик үзәк җитәкчесе, Русия фәннәр академиясе академигы Вадим Покровский Башкортстанда ВИЧ-инфекциялеләр артуына карата комментарий бирде. Моңа кадәр төбәк басмаларда республиканың Әбҗәлил районында бу авыруны йоктырганнар саны үсүе күзәтелә (100 мең кешегә 77 авыру очрагы ачыкланган) дип хәбәр иткәннәр иде.
“Бу очракта чирләү түгел, ә чирнең ачыклануы турында сөйләү урынлы. Кешегә диагноз куела, ә аның кайчан ВИЧ-инфекция йоктыруы билгесез кала. Шуңа күрә чир йоктыручылар күбрәк ачыкланган икән, бу ул төркем кешеләрне моңа кадәр тикшермәгәннәр дигәнне генә аңлата”, - ди Вадим Покровский бу саннарны аңлатып.
Элек авылларда ВИЧ аз таралган дисәләр дә, бүгенге мәгълүматлар моны кире кага. Ләкин авылдагы күрсәткечләр шәһәрнекеннән түбәнрәк булса да, барыбер югары, ди В.Покровский.
“Яхшырак тикшергәннәр – күбрәк ачыклаганнар. Уйлап караганда, Башкортстан – ВИЧ-инфекциялеләр проценты шактый югары булган төбәкләрнең берсе”, – дип тә өсти ул.
Академик фикеренчә, Русиядә якынча 1% өлкәннәр ВИЧ-инфекция авыруын йоктырган. Аеруча 30-40 яшьләрдәге категория бу инфекция белән зарарланган: чирләүче ирләр саны - 2, хатыннар саны 3 процентка кадәр җиткән.
Читайте нас: