Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 июль 2019, 16:26

Ашыгыч ярдәм машинасында күбрәк үләләр

Русиядә ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналарында пациентлар күбрәк үлә башлаган.

Русиядә ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналарында пациентлар күбрәк үлә башлаган.
2018 елда 6,8 мең кеше хастаханәгә барып җитә алмый якты дөнья белән хушлашкан. 2009 елда бу сан 5,5 мең булган.
Сәламәтлек саклау министрлыгы моны ашыгыч ярдәм машиналарының чакыруларга тизрәк йөри башлавы белән аңлата. 2018 елда табибларның 89,4 проценты 20 минут эчендә авыру янына барып җиткән. 2009 елда исә - 82,5 процент кына булган.
Элек авыр хәлдәге кешеләр табиб килгәнче якты дөнья белән хушлашса, хәзер табиблар алар янына тизрәк килеп җитә һәм беренче медицина ярдәмен күрсәтеп, хастаханәгә илтеп җиткерә.
Читайте нас: