Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 июль 2019, 18:14

Ил халкы азая

Илебез үз халкын катастрофик рәвештә югалта.

Соңгы чорда Русия халкының чамасыз кимүе күзәтелә. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова да: “Илебез үз халкын катастрофик рәвештә югалта”, - дип белдерде. Дүрт ай эчендә Русия 149 мең кешесен югалткан.
“Боларның барсы да Русиядә бәбиләр тууның кимүе, ә үлем күрсәткеченең без теләгән тизлектә бармавы хакында сөйли”,- диде Голикова.
Вице-премьер әйтүенчә, төбәкләрнең кайсыберләре сыйфатлы күрсәткечләргә ирешәбез дип, яман шеш һәм йөрәк-кан тамырлары, кайсыбер тышкы сәбәпләрдән үлүчеләрнең күрсәткечен киметеп күрсәткәннәр.
Моннан алда гына Татьяна Голикова агымдагы елның гыйнварыннан алып мартына кадәр Русиянең 85 төбәгенең тик өчесендә генә бәбиләр туу күрсәткеченең артуы хакында хәбәр иткән иде.
Читайте нас: