Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 июнь 2019, 15:47

Йөрәген алмаштырганнар

Республика кардиология үзәге табиблары Стәрлетамакта яшәүче 54 яшьлек ханымга донор йөрәге күчерү буенча биш сәгатьлек операция ясадылар.

Уфада республика кардиология үзәге табиблары Стәрлетамакта яшәүче 54 яшьлек ханымга донор йөрәге күчерү буенча биш сәгатьлек операция ясадылар.
Дәваханәдән хәбәр итүләренчә, ханым йөрәк чирле булган, тыны кысылган, шешенгән. Йоклый, хәтта сөйләшә алмаган. Даими стресслар, күченү мәшәкатьләре, авыр тормыш һәм хроник чирләре аркасында авыруга сабышкан ханымга йөрәгенә кайчандыр бер операция ясаган булганнар. Ләкин тора-бара аның хәле тагын начарланган. Донор йөрәге күчерү ихтыяҗы туган.
Хәзер ханым туган көнен елына ике тапкыр билгеләячәге турында әйтә. Әле ул реабилитация курсы үтә.
Читайте нас: