Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 июнь 2019, 16:35

Бәрәңге дә мактаулы исемлеккә эләккән

Дөнья диетологлары нинди продуктларның барыннан бигрәк файдалы булуын ачыклаганнар.

Дөнья диетологлары нинди продуктларның барыннан бигрәк файдалы булуын ачыклаганнар. Алар моны кайсы продуктларның организм эшчәнлеген яхшыртуга һәм озак елларга саулыкны сакларга булышуы ягыннан чыгып тикшергәннәр. Белгечләр исемлек башына лимонны куйганнар. Ул иң көчле антиоксидант дип санала. Лимон канда холестерин дәрәҗәсен киметергә, шеш-ялкынсынулар белән көрәшергә һәм сеңерләрнең сыгылмалылыгын сакларга булыша. К, С һәм А витаминнарына һәм аксымга бай булуы сәбәпле брокколи кәбестәсен икенче урынга куйганнар. Иң файдалы продуктлар исемлегендә кара шоколадка өченче урын бирелгән. Белгечләр аның кәефне күтәрү сәләтен генә түгел, ә кан басымы сикерешләренә ярдәм итүен билгелиләр. Тик биредә бер шарт бар: шоколад майлар кушылмаган һәм табигый какаодан ясалган булырга тиеш. Уртак шатлыгыбызга каршы, безнең күбебез яраткан бәрәңге дә әлеге мактаулы исемлеккә эләккән. Аның азык җепселләренә һәм катлаулы углеводларга бай булуы югары бәяләнә.
Сөләйман балыгы (лосось) файдалы азыклар исемлеген очлый. Диетологлар Омега-3 мае булганы өчен аны ашарга киңәш итә. Сөләйман балыгын еш ашау Альцгеймер һәм башка картлык чирләрен булдырмаска ярдәм итә икән.
Читайте нас: