Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 июнь 2019, 21:49

Яман шеш белән иң күбе кайда чирлиләр?

Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы яман шеш таралуның иң югары күрсәткечләре булган төбәкләрне атады.

Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы яман шеш таралуның иң югары күрсәткечләре булган төбәкләрне атады.
Шулай итеп, күңелсез беренчелек – Курск өлкәсендә: биредә 100 мең кешегә 3331,1 очрак туры килә.
Икенче урында – Мордва Республикасы. 100 мең халыкка 3292,1 очрак туры килә. Аннан соң Краснодар крае (3235,2), Калуга (3231,4) һәм Псков (3110,5) өлкәләре килә.
2018 елда ил буенча уртача күрсәткеч йөз мең кешегә 2562,1 очрак тәшкил иткән. Ведомство хәбәр итүенчә, соңгы ун елда яман шеш белән чирләү 40 процентка арткан.
Читайте нас: