Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 июнь 2019, 15:18

Суган импотенцияне дәвалый, диләр

Билгеле булуынча, суган Е витаминына бай. Ә Е витамины, үз чиратында, виагра тибындагы препаратлар составына да кертелгән.

Билгеле булуынча, суган Е витаминына бай. Ә Е витамины, үз чиратында, виагра тибындагы препаратлар составына да кертелгән. Чөнки Е витамины җенси дәртне генә түгел, физик куәтне дә, кешенең энергиясен дә арттыра.
Импотенцияне дәвалау максатында суганның орлыклары кулланыла. Суган орлыкларын төеп, 1:1 исәбендә, бал белән катнаштырып, көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр. Ул хәтта простатаны, гонорея, сифилис ише венерик чирләр нәтиҗәсендә күзәтелгән ялкынсынуларны да дәваларга сәләтле икән.
Читайте нас: