Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 июнь 2019, 11:38

Фәрештәләр илендә

“Казан утлары” журналы “Шифалы куллар”га багышланган әдәби хикәя конкурсы игълан иткәч, берәр җыйнак кына хикәя язып, катнашырга уйладым.

“Казан утлары” журналы “Шифалы куллар”га багышланган әдәби хикәя конкурсы игълан иткәч, берәр җыйнак кына хикәя язып, катнашырга уйладым. Тик кызганычка каршы, бу темада сай йөзәм. Йомыш төшмәгәч, эшләгәндә медицина тикшерүләрен һәм диспанцеризация үтүне исәпкә алмаганда, хастаханә тирәсендә дә буталып йөргән юк. Андый вакытында, тикшерелүләрне һәрчак берничә оешма берьюлы үткәнлектән, кеше башында кеше була иде. Эшләргә рөхсәт ителгән врач култамгасы кирәккәнгә, сарык көтүе кебек кабинеттан кабинетка чабып, көн үткәрәсең. Һәрхәлдә мин эшләгән чорда шулай иде. Хәзер эштән туктаганыма сигез ел. Район үзәгендәге ике катлы дәваханәнең кайсы гына бүлмәсенә тукталырга да, нинди авыруны яратып дәвалаучы олы йөрәкле, алтын куллы докторны хикәямнең герое итеп алырга? Конкурс игълан ителгәч, ай ярымлап шул турыда уйладым. Язылмаган хикәягә “Фәрештәләр илендә” дигән исем куйдым. Исеме булса да ‒ җисеме юк ‒ героем әлегә башымда тумаган. Хикәяне яңачарак стильдә язарга исәпләдем. Һәм шулай эшләдем дә. Иртәгәсен бөтен районга билгеле булган күз табибы Хәмидуллин Әдип Әнис улына юл тоттым. Алдан язылу буенча кергәнлектән, ишек төбендә чират әллә ни зур түгел. Әнә офтоальмолог, дәваханә коридоры буйлап үз дәрәҗәсен белүчеләргә хас булган ныклы адымнар белән атлап килә. Врач килгәнче, кайбер түземсезләр шәфкать туташы Зәгретдинова Дамира Әхнәф кызы янына кереп йомышлары белән таныштырып чыккаладылар. Дамира Әхнәф кызының дәвалануның уңышлы буласына ышандырып бер генә сүз әйтеп куюы да күңелләрдә яхшы күрүгә өмет уята. Шуңа да авыру кешеләр аңа ышаныч тулы караш һәм чиксез ихтирам хисе белән төбәләләр. Әдип Әнис улы килгәч, чиратны җанландырып, берничә кеше өстәлде. Бер егетнең күзенә тимер кисәге кергән. Аны чиратсыз керттек. Биш минут эчендә пациент тимерне алдырып та чыкты. Аннан нәни бала белән ике хатынны үткәрдек. Сиксән өч яшьлек әби чират бозылганга үртәлә башлады.
‒Керсеннәр, безнең балабыз еламый, эшкә барасы юк. Бер генә вакыт. Хәзер бәби дә тапмыйбыз, ‒ дигәч, бераз тынычлана төште.
Мине, әйтерсең, әрмиягә алалар, хәрефләрне күрсәтеп, кат-кат тикшерделәр. Шунда хәтеремә яхшы күрмәгән сабакташым искә төште. Армиягә барыр өчен таблицаны ятладым дигән иде. Әдип Хамидуллин күзенә махсус прибор киеп, әле үзенең чәнчә бармак очына, әле колак яфрагына карарга кушып тикшергәннән соң, кырык ел тау өемедәй дәфтәрдән хата чүпләүнең нәтиҗәседер инде, катаракта дип диагноз куйды, Дамира Әхнәфовнага Уфага күз табибына юллама язарга кушты. Анда кабат тикшерделәр, операция кирәклеге ачыкланды. Ясалу вакытын билгеләп, нинди анализлар кирәклеген язып бирделәр. Бар да әзер булгач, иртәгә операциягә дигән көнне дәваханәгә, кирәкле кәгазьләремне юллап барсам, азаккы нәтиҗәне терапевттан алырга кирәк икән. Аңа язылмаган идем. Мине Байкова Зоя Шагиевна кабул итте. Ул күңел күзенә күзлек кими торган фәрештә. Бик игътибар белән карады, һәрбер миңемә кадәр тикшерде. Кан басымын үлчәргә аппаратның манжетын беләккә кидергәндә, очлы күзләре моңа кадәр мин күрмәгән бизне күреп, операциядән соң хирургка күрсәтергә боерды.
Уфа сырхауханәсенең күз авырулары бүлегендә табибә Рәсимә Габделисламова операция ясап, үземнекеләр урынына Америка хрусталликлары урнаштырып, күзләремне күрә торган итте. Бөтен сукыр бирегә җыелган диярсең, илебезнең төрле почмакларыннан килгәннәр. Мин хастаханәгә кергән көнне туксан кешегә операция эшләделәр. Һәр кешегә махсус киемнәр бирәләр, көненә биш тапкыр ашаталар, бүлмәләрдә авырулар өчен бөтен уңайлыклар да бар ‒ барсы да бушка. Ничә еллар бөтенләй күрмәгәннәрнең операциядән соң күрә башлавы ‒ могҗиза. Аларның шатлыклы күңел кичерешләрен сөйләп аңлатып булмый.
Мәрхәмәтле, шәфкатьле, йомшак куллы, тәмле телле табибларны күргәч, “Менә бу чын табиб!”- дибез. Мең төрле сырхауларга дәва тапкан, сукырлык белән көрәшеп ятучыда да өмет уяткан, күпме кешеләрне күзле иткән шәфкать ияләрен яратып, ак фәрештәләр дип йөртәбез. Бу аклык артында күпме тынгысызлык, эзләнүләр, йокысыз төннәр, борчылу икәнен аңлап та бетермибез, кайвакытта: “Рәхмәт Сезгә!” — дип әйтергә дә онытыла… Нинди авыр, җаваплы табиб һөнәре, алар кулында — кеше гомерләре!
Күзләр шәп күргәч, вакыйгалар сүрелгәнче, кайту белән хикәягә тотынмакчы идем, бер редакциягә заказ булганлыктан шуны эшләргә туры килеп, хикәя икенче плангарак күчеп торды. Ул арада ай узып китте. Күзләрне офтальмолог Әдип Әнис улына күрсәткәннән соң, терапевт Байкова Зоя Шагиевна кисәтүен истә тотып, хирургка күренергә, бер уңайдан гөмбәчекле тырнакны да алдырып чыгарга уйладым һәм эш юктан ‒ эш, штаннан бет таптым. Хирург кабинетына кергәнче үк, ниндидер йомыш белән аралыкка чыккан, кайчандыр безнең Каран мәктәбен тәмамлаган шәфкать туташы Саитова Эльмира Рамил кызы, кулбаштан сыпырып, ягымлы гына елмаеп:
‒ Әллә безгә приемга килдегез, Сания Кашфулловна?‒ дип күңелгә җылылык өстәде.
Гомумән безнең мәктәптән соң биредә “фәрештәләр илендә” эшләүче игътибар, ихтирам, җылылык, игелек кылуга тартылучы кызлар бик күп, исәнләшеп, хәл белешеп узалар.
Хирург Хуҗагулов Айнур Айратович, бизне караганнан соң, күзләремә текәлеп:
‒ Апа, липоманы алып ташлыйбызмы?‒ дип сорады.
‒ Кайчан? ‒ дип сорауга сорау белән җавап кайтардым.
‒ Хәзер, унбиш минут эчендә.
Җавап мине аптыратты. Чөнки моннан унбиш еллар элек корсактан липома алдырганым бар. Анализлар биреп, пландагы операциягә куеп, бүлектә эшләгәннән соң, ун көн яткырып, дәвалап чыгарганнар иде. Унбиш минут дигәне артыгы белән ярты сәгатькә сузылды. Айнур Айратович яшь хирург. Утыз яше дә тулмаган егет.. Икенче көнне бәйләүгечләрне алмаштырганда:
‒ Алган бизләрне кая куясыз? ‒ дип сорадым.
‒ Күпмесендер ташладык, дистталогияне тикшертергә җибәрдек. Нәтиҗәләр берәр айдан әйләнеп кайтыр, ‒ дип тынычландырды. Күбрәк Айнур Айратович перевязканы үзе ясый, бинтны үзе чорный. Чир чүмечләп килер, энә тишегеннән китәр диләр, дөрес икән. Беләгем көрәнләнеп шешеп китте. Ике атнадан артык бәйләүгечләрне алмаштырырга йөрдем. Район үзәгенә барырга җай чыкмаганда, перевязканы авыл фельдшере Загидуллина Ирина алмаштырды. Хирургиядәге Елена Марселевна сеңлемдәй сердәшемә әйләнде. Егерме җиде ел шәфкать туташы булып эшли.
Мин аларны якыннан да, чират көткәндә читтән дә күзәтәм. Төрле авырулар киләләр. Узара дуслашып беттек. Авырулар яшь хирургны мактап туя алмый: диагнозны дөрес куя, дәвалау ысулларын дөрес билгели диләр. Кайчак “җанлы чират” өчен тавышланышып та китәбез. Иң сөендергәне ‒ арабызда яшь авырулар күренми. Төрле авырулар бар. Бер абзый йөрәгенә операция ясатканнан соң ундүрт көн комада яткан, әле перевязкага үз машинасы белән, рульгә үзе утырып килеп йөри, күңеле күтәренке. Бер апа иренең аягын Уфаныкылар кисәргә карар чыгаргач, яшь докторның‒ “Бергәләп көрәшәбез әле сезнең белән”, ‒дип аякны саклап алып калуы турында сөйләде.
Мине газап диңгезенә салып, ике атнадан ярамны, укол эшләп, Айнур Айратович шыгырдатып текте, янә өч көннән приемга чакырды. Беркөнне хирургка туп-туры карап:
—Әйтегез әле, доктор, кулым төзәлгәч, мин гармунда уйный аламмы?‒ дим.
—Берсүзсез, уйнаячаксыз, ‒ дип җаваплый ихластан.
— Моңарчы гомеремдә дә гармун тоткан булмады. Болай булгач, Айнур Айратович, сез чыннан да яхшы хирург, ‒ дигән булам елмаеп.
Медицина белән таныш түгел кешеләр хирургларга тылсым ияләре итеп карыйлар һәм, еш кына, чирләп киткән якыннары яшәрме, дигән үтә дә авыр сорау бирәләр. Алар табибка барысы да билгеледер, дип уйлыйлар. Ә табиб чишелеше үзенә бәйле булмаган катлаулы мәсьәлә алдында тора. ДокторАйнур Хуҗагулов үзе исә һәрчак могҗизага ышана. Аның фикеренчә, чирле кеше табибка тулысынча ышанганда гына дәвалау уңышлы була. Ул кайчак сораулары булганда, Казандагы остазларыннан шалтыратып киңәш сорый, кирәк чагында Мустаев Хәким Ганиевичка мөрәҗәгать итә. Һәр пациентның, медицина белән беррәттән, рухи ярдәмгә дә мохтаҗ икәнен аңлап эш итүче Айнур Айратовичта дәваланучылар шуңа да савыгып аякка басалар.
Алар күчмә поезд белән хәрәкәт иткәндә, мине ике атна буе Гильманов Фәнүз Вагыйзович кабул итте. Аңа барысы өчен дә зур рәхмәт.
Хөрмәтле, медицина хезмәткәрләре!Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Сезнең хезмәт гадәттән тыш җаваплы һәм иң олы хөрмәткә лаек. Сез тормыштагы иң кадерле кыйммәтләр – кешеләр сәламәтлеге, сабыйларның дөньяга аваз салуы, кеше гомерләре өчен җавап бирәсез. Ак халатлы кешеләр – безнең өчен өмет һәм шәфкатьлелек билгесе. Һәрберебезнең язмышы сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле.
Кешеләрнең сәламәтлеген саклау – дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Бүген Бүздәк муниципаль районында сәламәтлек саклауны заманчалаштыру программасы уңышлы эшләп килә, хастаханә һәм сырхауханәләребез капиталь төзекләндерелә һәм сафка бастырыла, диагностикалау һәм дәвалауда яңа, нәтиҗәле ысуллар кертелә. Болар барысы да безгә алга таба медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын тагын да камилләштерүдә ярдәм итәр дип ышанам.
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, әлеге бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телим. Һөнәри юлыгызда шатлыклы вакыйгалар һәм рәхмәтле пациентлар күбрәк булсын!
Читайте нас: