Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 июнь 2019, 03:23

Сак булыйк!

Җәй башланыр-башланмастан ук республика елга-күл буйларында ял итүчеләр арта башлады.

Җәй башланыр-башланмастан ук республика елга-күл буйларында ял итүчеләр арта башлады. Бигрәк тә каникулга туктаган балалар сулыкларга барыннан тартыла. Кызганычка каршы, балалар бу чорда олылар күзәтүеннән башка кала, бу исә бала сәламәтлегенә һәм гомеренә зур куркыныч белән яный. Соңгы күңелсез вакыйга да шуны дәлилли. Бөрҗән районында 4, 6 һәм 7 яшьлек өч бала елгага су керергә барган. 7 яшьлеге елганың эченә үк йөзеп кереп, суга бата.
Башкорстанның гадәттән тыш хәлләр буенча комитеты республика халкын сулыкларда хәвефсезлек чараларын сакларга чакыра. Әгәр:
—балаларны үзләрен генә су янында ялгызларын калдырмасагыз,
—таныш булмаган урыннарда коенмасагыз һәм суга чуммасагыз, —ярдан ерак эчкә йөзеп кермәсәгез,
—елга суднолары, моторлы көймәләр һәм су мотоцикллары йөзгән урыннарга йөзмәсәгез,
—хәмер эчеп су коенмасагыз фаҗига сезне урап үтәр дип кисәтә безне гадәттән тыш хәлләр комитеты белгечләре.
Читайте нас: