Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 июнь 2019, 14:59

Аларның каны гомерләрне саклап кала

14 июнь – Бөтендөнья кан донорлары көне. Бу көнне без башкаларның гомерләрен саклап калу хакына үз ирекләре белән һәм бушлай каннарын бирүче кешеләргә рәхмәтләр белдерәбез.

14 июнь – Бөтендөнья кан донорлары көне. Бу көнне без башкаларның гомерләрен саклап калу хакына үз ирекләре белән һәм бушлай каннарын бирүче кешеләргә рәхмәтләр белдерәбез.
Кан һәм кан продуктлары җибәрү ел саен миллионнарча кешеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итә. Теләсә кемгә, теләсә кайсы вакытта донор каны кирәгергә мөмкин. Статистика мәгълүматларына караганда, һәр өченче кешенең үз гомерендә кан салдыруга мохтаҗлыгы булырга мөмкин.
Бүген Уфа шәһәренең Батырская урамы, 41/1 адресы буенча урнашкан Республика кан тапшыру станциясендә донорларны кабул итү бәйрәм рухында узачак. Һәр донор бу көнне кан хезмәтенең фирмалы сувенирын алачак, хезмәтнең хакимияте “Русиянең иң яхшы доноры-2019” XVI Бөтендөнья конкурсы җиңүчеләрен котлап, аларга истәлекле бүләкләр тапшырачак.
Бөтендөнья донорлар көнен шулай ук Бөре, Стәрлетамак, Октябрьский, Нефтекама шәһәрләре филиалларында да билгелиячәкләр.
Читайте нас: