Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
31 Май 2019, 12:00

Тәмәкесез бер көн

Ел саен 31 майда бар дөньяда Бөтендөнья тәмәкесез бер көн билгеләнеп үтелә.

Ел саен 31 майда бар дөньяда Бөтендөнья тәмәкесез бер көн билгеләнеп үтелә. Аны 1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы игълан иткән иде. Чараның максаты – тәмәке тартуның кеше саулыгына никадәр зур зыян салуын аңлату. Бу көнне тартучыларны бер генә көнгә булса да төтен сулаудан баш тартырга чакыралар.
Тәмәке тарту аркасында килеп чыккан авырулардан дөньяда ел саен миллионлаган кеше үлеп торса да, барыбер төтәтә бирәбез. Күптән инде тәмәке капларында тартуның нинди коточкыч нәтиҗәләргә китерүен чагылдырган сурәтләр барлыкка килде. Алар, чынлап та, тәннәрне чымырдата торган: үле туган бала, гангрена нәтиҗәсендә гарипләнгән кул, пародонтоз "тишкәләгән" тешләр һәм аңкаулар... Болар барысы да тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан авырулар, ди табиблар.
Тәмәке капларында мондый сурәтләрне бирү беренче чиратта яшь буынга һәм тартмаучыларга адреслана, диләр илнең Сәламәтлек саклау министрлыгында. Шулай итеп булса да тартучылар санын киметергә уйлыйлар.
Әлбәттә, зур стажлы тәмәкечеләрне мондый сурәтләр генә куркыта алмас. Ә менә тарта башлаучыларга үз сәламәтлекләре хакында чын-чынлап уйланырга урын бар. Тартучыларның үпкәләрен тартмаучыларныкы белән чагыштырып рентгеннан күрсәтү күпләрнең тәмәкене ташлавына китерә, дип исбатлый табиблар да.
31 май – тәмәкесез бер көн! Әйдәгез, бүген үзебезне төтен суыруда түгел, ә спортта, сәнгатьтә сынап карыйк әле. Шулай яхшырак булачак.
Белешмә
*Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы үткәргән сорауларга алынган җаваплар нәтиҗәсеннән күренгәнчә, Россия иң күп тәмәке тартучылар исемлегендә.
*Русиядә барысы 43,9 миллион кеше тәмәке тарта. Бу исә ил халкының 40 проценты дигән сүз.
*Тартучыларның 60,2 проценты – ирләр, 21,7 – проценты хатын-кызлар.
*Статистика буенча, 1 кеше көненә уртача 17 сигарет тарта.
*Тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан авырулар аркасында Русиядә ел да 350 меңнән алып 500 меңгә якын кеше үлә.
Читайте нас: