Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 Май 2019, 13:41

Һәр ачыкланган яман шеш авыруына - 5 мең премия

Агымдагы елның 1 июленнән пациентларда башлангыч стадиядә яман шеш авыруларын ачыклаган медикларны премияләүнең яңа нормасы эшли башлаячак.

Агымдагы елның 1 июленнән пациентларда башлангыч стадиядә яман шеш авыруларын ачыклаган медикларны премияләүнең яңа нормасы эшли башлаячак. Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тиешле указга кул куйды.
Амбулатория-поликлиника звеносының аерым категорияләре һәр ачыкланган яман шеш авыруы очрагы өчен 5әр мең сум ала алачак. Яман шеш диагнозының I яки II стадиядә булуы, ахырда аны онколог раславы шарт.
Читайте нас: