Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 Май 2019, 12:13

Талпан хәвефле

Узган кышның җылы булуы аркасында иртә яздан талпан күплегенә зарланучылар саны бермә-бер арткан.

Узган кышның җылы булуы аркасында иртә яздан талпан күплегенә зарланучылар саны бермә-бер арткан. Республика Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә 1250 кеше тәненнән алынган талпанда энцефалит һәм боррелиоз вирусы бармы-юкмы икәнен тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткән. Көннәрнең салкынча һәм яңгырлы торуы нәтиҗәсендә мөрәҗәгать итүчеләр саны кимегән. Әмма моны талпан хәвефе кимегән дип түгел, һава торышынa бәйле халыкның урман һәм кырларга сирәк чыгуы белән генә аңлатырга була. Саклану чаралары турында онытмау хәерле.
Читайте нас: