Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 Май 2019, 17:15

Нинди ризыклар яман шешкә китерә?

Ит, исерткеч эчемлекләр, тәмәке һәм хәрәкәтнең аз булуы яман шеш белән авыру куркынычын арттыра. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Андрей Карпин сөйләгән

Ит, исерткеч эчемлекләр, тәмәке һәм хәрәкәтнең аз булуы яман шеш белән авыру куркынычын арттыра. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Андрей Карпин сөйләгән. "Бу дәлилләнгән. Майлы ризык, азык өстәмәләре, шул исәптән фастфудта кулланыла торганнары, кызыл ит, исерткеч эчемлекләр күп куллану, аз хәрәкәтләнү һәм симерү яман шешкә китерергә мөмкин", - дип яза Карпинның сүзләрен РИА Новости. Табиб әйтүенчә, тәмәке тарту онкология куркынычын 30 дан 50 тапкырга кадәр арттыра. Һәм сүз үпкә яман шеше турында гына бармый. Икенче бер табиб Андрей Поляков тән тиресендәге миңнәргә дә игътибар итәргә өнди. Әгәр алар үсә, каный, кызара икән, тиз арада табибка күренергә кирәк, ди ул. Беренче стадиядә ачыкланган меланоманы 90 процент очракта җиңеп була икән. 2018 елда яман шеш авыруының 617 мең яңа очрагы ачыкланган. Бу, 2017 ел белән чагыштырганда, 20 меңгә артыграк.
Читайте нас: