Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 Май 2019, 14:48

3 дистә меңгә якын кешене кабул иткәннәр

Республикада “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе дәвам итә. Мондый зур масштабтагы проект республикада тәүге тапкыр үткәрелә. Акция диспансеризация белән республиканың барлык районнарында яшәгән авыл халкын колачлау ниятендә үткәрелә.

Республикада “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе дәвам итә. Мондый зур масштабтагы проект республикада тәүге тапкыр үткәрелә. Акция диспансеризация белән республиканың барлык районнарында яшәгән авыл халкын колачлау ниятендә үткәрелә.

Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, республика буенча берьюлы 22 күчмә медицина модуле – 5 автопоезд – эшли. Бүгенге көндә алар Дуван, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Белорет маршрутлары буенча юлга чыккан. Алар арасында – ФАПлар, Сәламәтлек үзәкләре, күчмә флюорограф, маммографлар, Республика кардиология үзәге һәм Г.Г.Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең күчмә диагностика үзәкләре, Республика стоматология поликлиникасы модуле.

Акция барышында белгечләр 24 мең кешене кабул иткән, аларның 370 - маммография, 7 меңе -флюорография үткән.

60 меңнән артык социаль мөһим авырулар ачыкланган. Шулар арасында – яман шеш (10 очрак), шикәр диабеты (17 очрак), гипертония (23 очрак), туберкулез (2 очрак) авырулары, инфаркт очрагы теркәлгән. Пациентларның берникадәр өлеше өстәмә тикшеренергә һәм арытаба дәвалану тактикасын хәл итәргә юнәлтелгән, тагы бер өлеше стационар дәвалануга юлламалар алган.

“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе 10 октябрьгә кадәр үз эшен алып барачак.

Хәтерегезгә төшерәбез, автопоездлар эшчәнлеге "Сәламәтлек" төбәк милли проектына ярашлы оештырылды.

Читайте нас: