Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 Май 2019, 21:20

Күпме шашлык ашарга ярый?

Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының баш диетологы Антонина Стародубова май бәйрәмнәрендә шашлык нормасының күпме булуы турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының баш диетологы Антонина Стародубова май бәйрәмнәрендә шашлык нормасының күпме булуы турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Табиб ризыкта булган аксым күләмен гәүдә массасының 1 килограммына карата 1,6 граммнан арттырмаска киңәш итә.
«Төгәлрәк алсак, аксым 120 граммнан артык булмаска тиеш. Дуңгыз һәм сарык итенең 100 граммында 20 граммга якын аксым бар. Ягъни көненә 300-400 граммнан да артык ит кулланмаска кирәк», - диде Стародубова.
Аның сүзләренә караганда, артык ашау аркасында хроник авырулар кискенләшергә, шулай ук яңа авырулар барлыкка килергә мөмкин. Моннан тыш, диетолог рационны төрлеләндерү өчен итне яшелчә белән бергә ашарга киңәш итте.
Читайте нас: