Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 апрель 2019, 18:20

Сәламәтлек поездлары юлга чыкты

Башкортстанда “Сәламәт республика” акциясе старт алды: төбәкнең төрле почмакларына күчмә Сәламәтлек үзәкләре юлланды. Акция республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның кушуы буенча үткәрелә.

Анда күчмә фельдшер-акушерлык пунктлары, флюорографлар һәм маммографлар, республика клиник дәваханәсенең һәм кардиоүзәкнең күчмә диагностикалау үзәкләре, республика стоматология поликлиникасының модуле җәлеп ителгән. Акция 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Бу айда сәламәтлек автопоездлары Кырмыскалы (22-24 апрель Бозаяз, 26—26 апрель – Сәвәләй, 27—28 апрель – Кабак, 29-30 апрельдә – Прибельский), Архангель (22-24 – район үзәге, 25-26 – Максим Горький, 28-30 апрель – Бакалды), Благовещенск (22-23 – Ильино-Поляна, 24-25 – Новонадеждино, 26-27 – Бедеева Поляна, 28 – Удельно-Дуванай, 29-30 – Николаевка), Чишмә (22-24 – Алкино-2, 25-26 – Шиңгәккүл, 27-28 – Дурасово, 29-30 – Иске Муса), Салават (22-25 – Малояз, 26-28 – Нәсибаш) районнарында эшләячәк.
Читайте нас: