Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 апрель 2019, 13:46

Кан басымы югары булса...

Бернинди салкыннарга да бирешмичә, бер урында 30 елга якын үсә алган һәм елның-елында мул уңышы белән куандырган җир грушасы (топинамбур) гипертония, ягъни югары кан басымын дәвалау максатында киң кулланыла.

Бернинди салкыннарга да бирешмичә, бер урында 30 елга якын үсә алган һәм елның-елында мул уңышы белән куандырган җир грушасы (топинамбур) гипертония, ягъни югары кан басымын дәвалау максатында киң кулланыла. Югары кан басымыннан аның яфраклары да, бүлбеләре дә бик файдалы.
Яфракларыннан салат әзерләргә мөмкин. Моның өчен башта аларны яхшылап юарга, вак итеп турарга һәм үсемлек мае кушып ашарга була. Әлеге салатны көндәлек рационга кертсәгез, кан басымының ни икәнен онытырсыз.
Бүлбеләрдән исә шикәр салмый гына компот кайнатып эчәләр. 1-2 литр суга 5-7 бүлбе салып, 10 минут кайнатырга кирәк. Аны кайнар килеш тә, салкын килеш тә эчү файдалы. Компот гемоглобинны күтәрә, ашказаны асты бизе эшчәнлеген яхшырта.
Читайте нас: