Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 апрель 2019, 13:56

Күзсез калсаң нишләргә?

62 яшьлек америкалы Джерри бәхетсезлеккә очрый һәм сукырая. Озак та үтми, Нью-Йорктагы Добелль институты шатлыклы хәбәр тарата: Джерри күрә башлаган!

62 яшьлек америкалы Джерри бәхетсезлеккә очрый һәм сукырая. Озак та үтми, Нью-Йорктагы Добелль институты шатлыклы хәбәр тарата: Джерри күрә башлаган!
Табиблар пациентның күзләрен кечкенә генә камера һәм ультратавыш ярдәмендә ераклыкны үлчәүче җайланмага алыштырганнар икән. Болар барсы да гади күзлек кысасына урнашкан. Бу җайланмалардан алынган хәбәр бил каешына беркетелгән кечкенә компьютерга килә һәм шуннан соң электр импульслары электродлар аша баш миенә бирелә. Көчсез ток баш мие күзәнәкләрен ярсыта һәм шуның нәтиҗәсендә кеше якты дөньяны күрә.
Джеррига күрергә ярдәм итүче җиһазларның авырлыгы 4,5 кг.
Читайте нас: