Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 апрель 2019, 15:47

Чамасын белеп эшләгез!

Тезләрне бөкләп яисә башны артык иеп, «дачник позасы»ында артык бөгелеп түтәл утау фаҗигагә китерүе ихтимал икән.

Тезләрне бөкләп яисә башны артык иеп, «дачник позасы»ында артык бөгелеп түтәл утау фаҗигагә китерүе ихтимал икән. Галимнәр бу халәттә озак эшләү баштагы кан әйләнеше бозылуы һәм шуның нәтиҗәсендә баш һәм йөрәк өянәкләренә китерү мөмкинлеген ачыклаган. Моннан тыш, бакчачылар умыртка сөягенә бәйле проблемаларга тарырга, өстәвенә, тез һәм янбаш сөяге, шулай ук бил авыртуларына бәйле чирләргә дучар булырга мөмкиннәр.
Табиблар бакчачыларга көненә 3 сәгатьтән артык түтәлдә казынмаска киңәш итә. Бу киңәшне истә тотып эшләгәндә уртача физик активлык йөрәк-кан системасына уңай йогынты ясый, картлык деменциясен артка чигерергә булыша.
Былтыр август аенда интернет челтәрен файдаланучылар АКШ президенты Дональд Трампның хәләл җефете Меланияның Ак йорт түтәлендә казынуын күреп эчләре катып көлгәннәр иде. Өстенә затлы киемнәр киеп, түтәлдә казынган булып кыланган хатынның җир эшеннән никадәр ерак торуы күренде. Халыкка якын булып күренер өчен ниләр генә кыланып күрсәтмиләр инде үзләре!
Читайте нас: