Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 апрель 2019, 00:31

"Талкас" кунаклар көтә

Баймак районында урнашкан “Талкас” шифаханәсе турында ишеткәнегез бардыр? Анда реконструкциядән соң яңа корпус файдалануга тапшырылган.

Баймак районында урнашкан “Талкас” шифаханәсе турында ишеткәнегез бардыр? Анда реконструкциядән соң яңа корпус файдалануга тапшырылган.
“Талкас”ның үткәненә күз салсаң, аның төрле елларда авыр икътисади сыналыш чорлары кичергәненә шаһит буласың. Ул 1931 елда Түбә руднигының ял итү базасы буларак барлыкка килә. 1933 елда ял йорты дип үзгәртелә. Бүген инде ул шифаханә буларак билгеле.
Талкас күленең исемен йөрткән шифаханәгә 2017 елда ябылу куркынычы яный. Әмма “Башфармация” предприятиесе моңа юл куймый: ул аны үз карамагына ала. Шуннан шифаханәдә зур үзгәрешләр башлана. Шуларның берсе – бөтен уңайлыклары булган корпусның яңадан эшли башлавы. Биредә 36 урынлык 18 бүлмә кунакларны бүгеннән кабул итәргә әзер. Эссе һәм салкын су, юыну бүлмәсе, IP-телевидение, Wi-Fi һәм башка заманча шартлар бар.
Шифаханәнең киләчәккә планнары зурдан. Янә ике корпуска реконструкция ясау күзаллана. Моннан тыш, йөзү бассейны булган ял итү корпусы төзергә ниятлиләр. Ул җылы коридор аша дәвалау-диагностика корпусы белән тоташачак.
Әле “Талкас”та 45 кеше ял итә. Алар арасында күрше төбәкләрдән килүчеләр дә шактый. Кымызы белән дан тоткан шифаханәдә ял итәргә теләүчеләр җәй мизгеленә юлламаларны инде бүгеннән күпләп сатып ала башлаган. Чөнки сәламәтлекне ныгыту өчен биредә уңайлыклар артканнан-арта бара.
Читайте нас: