Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 апрель 2019, 15:44

Донор аналыгы күчереп утыртканнар

Медицина бервакытта да бер урында тормый: әледән-әле ниндидер мөһим яңалыклар, ачышлар булып тора, яңа препаратлар сынала. Шундый заманга җиттек - хәзер операцияләрне табиблар... роботлар белән бергә янәшә басып ясый.

Мәсәлән, 2017 елның октябрендә Швециянең Гетеборг шәһәрендә яшәүче бер шведкага донор аналыгы күчереп утыртканда табиблар робот ярдәменә таянган. Операция ясалып, тугыз ай үткәннән соң ханымның яңа аналыгына ЭКО ярдәмендә аталандырылган эмбрион урнаштырылган. Һәм менә быел 8 апрельдә ханым сау-сәламәт ир бала тапкан. Табиблар әни дә, сабый да үзен яхшы хис итә, дип хәбәр иткән.
Табиблар медицина роботын операцияләр вакытында куллану пациент өчен ышанычлы дип исәпли. Робот “куллары” белән джойстик ярдәмендә ике квалификацияле хирург идарә итә. Җайланма миллиметрга кадәр төгәллек белән кеше кулларының хәрәкәтен контрольдә тота. Нәтиҗәдә, бер артык хәрәкәт эшләнми, тукымалар зарарланмый. Димәк, донор артык кан югалтмаячак, аның тәнендә операциядән соң калачак җөйләр дә җыйнак булачак.
Читайте нас: