Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 апрель 2019, 15:17

Куркытучы, өркетүче, куып җибәрүче. Нәрсә ул?

Җәй – рәхәтләнеп ял итүләр, күңел булганчы су керүләр, урман һавасы сулый-сулый җиләк җыюлар гына түгел. Җәй – шушы матур ял вакытын бозып, сәламәтлеккә зыян салучы, кайвакыт хәтта үлемгә җиткерүче талпаннар чоры да. Алар табигатьтә тынычлап ял итәргә дә, бакча-дачаларда эшләргә дә бирми. Килеп тә чыгалар, “ә” дигәнче кадалып та өлгерәләр.

Ә ничек сакланырга бу зарарлы бөҗәкләрдән? Әлбәттә, даруханәләрдә талпаннан саклаучы төрле сыекчалар, кремнар, спрейлар тәкъдим итәләр ул. Әмма иң нәтиҗәлесе булып эфир майлары санала. Нәкъ эфир майлары аркасында без табигатьтә күпме телибез, шулкадәр ял итә алабыз. Нәтиҗәдә, балалар да, әти-әниләр дә тыныч!
Онытмагыз! Эфир майлары – талпаннан иң зарарсыз саклану чарасы. Алар – талпанны куркытучы, өркетүче, куып җибәрүче. Иң нәтиҗәле эфир майлары – лимон, герань, эвкалипт һәм лаванда мае. Аларны тәннең ачык урыннарына, киемгә дә сөртергә кирәк. Май исе кешене баштан аякка кадәр “уратып” ала һәм талпанны якын җибәрми.
Читайте нас: