Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 апрель 2019, 12:45

Айныйбызмы, җәмәгать?

Бөтендөнья башкортлар корылтае “Аек авыл” конкурсын игълан итте. Бу хакта 9 апрельдә Аскын районының башкортлар корылтаеның отчет конференциясендә Бөтендөнья башкортлар корылтае башкарма комитетының рәисе Данир Гайнуллин хәбәр итте. “Аек авыл-2019” республика конкурсы Башкортстан муниципаль районнарының авыл биләмәләре арасында үткәрелә.

Бөтендөнья башкортлар корылтае “Аек авыл” конкурсын игълан итте. Бу хакта 9 апрельдә Аскын районының башкортлар корылтаеның отчет конференциясендә Бөтендөнья башкортлар корылтае башкарма комитетының рәисе Данир Гайнуллин хәбәр итте.
“Аек авыл-2019” республика конкурсы Башкортстан муниципаль районнарының авыл биләмәләре арасында үткәрелә.
Данир Гайнуллин билгеләвенчә, бу вакыйгага үз мисалында аек тормыш рәвешен пропагандалаучы түрәләрне, журналистларны, сәхнә йолдызларын җәлеп итү планлаштырыла. Шулай ук матбугат чаралары аша әйдәү эшләре алып бару кирәк. Проблеманы хәл итүгә иҗтимагый оешмалар гына түгел, арытаба тиешле закон актлары яисә башка документларны кабул итәр өчен җирле һәм дәүләт власте органнары да кушылачак. Ел дәвамында алкоголь белән тәмәке рекламасын законнар нигезендә туктату һәм тыюга юнәлтелгән эшләр алып барылачак. Сәламәтләнү проблемасына багышланган курслар, конференцияләр, форумнар уздырылачак, шундый ук эшчәнлек белән шөгыльләнгән башка дәүләт учреждениеләре белән бәйләнешләр ныгытылачак.
Конкурс ике этаптан торачак. Беренче этап районнар арасында 10 апрель – 31 августта үтәчәк. Анда барлык авыллар һәм авыл биләмәләре катнаша ала. Икенче, республика этабына, муниципаль районнар җиңүчеләре чыга. Нәтиҗәләр 2019 елның 30 ноябрендә билгеләнәчәк. Җиңүчеләр БР Хөкүмәте дипломнарына һәм акчалата бүләкләргә (максатлы юнәлештә) ия булачак.
Беренче урын – 500 мең сум;
Икенче урын – 250 мең сум;
Өченче урын – 150 мең сум.
Акчалата бүләкләр оештыру комитеты карары буенча авыл биләмәсе үсеше өчен тотынылачак. Конкурс финалына чыккан 10 авыл да һәрберсе 30 мең сум күләмендә матди ярдәм алачак. Боларга өстәп, оештыру комитеты конкурсның икенче этабында район хакимиятләре, авыл биләмәләре башлыкларын, мәктәп директорларын һәм аек тормыш рәвешен алга сөрүче башка актив кешеләрне (укытучылар, пенсионерлар, журналистлар, мәдәният һәм спорт өлкәсендә эшләүчеләрне) дә бүләкләячәк: аларга БР Хөкүмәте дипломнары һәм һәрберсенә 10 мең сум акча биреләчәк.
Катнашуга гаризаларны 2019 елның 12 маена кадәр [email protected] адресы буенча җибәреп була. Конкурс шартлары белән Бөтендөнья башкортлары корылтаеның рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Читайте нас: