Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 апрель 2019, 14:25

Кайчан бәбигә узарга?

Швеция тикшеренүчеләре бала сәламәт тусын өчен кайсы айда авырга калу уңышлы икәнлеген ачыклаган. Галимнәр ике дистә елдан артык балага йөккә узган айдан аны сәламәтлеге ныклыгы турыдан-туры бәйле икәнне дәлилләргә тырышты. 500 миллион йөклелекне, балалар дөньяга килү процессын, аларның үсешен күзәткәннән соң , авырга калуның иң уңайлы вакыт декабрь ае икәнен ачыклаганнар.

Швеция тикшеренүчеләре бала сәламәт тусын өчен кайсы айда авырга калу уңышлы икәнлеген ачыклаган.
Галимнәр ике дистә елдан артык балага йөккә узган айдан аны сәламәтлеге ныклыгы турыдан-туры бәйле икәнне дәлилләргә тырышты. 500 миллион йөклелекне, балалар дөньяга килү процессын, аларның үсешен күзәткәннән соң , авырга калуның иң уңайлы вакыт декабрь ае икәнен ачыклаганнар. Йөклелекнең соңгы айлары бу очракта август-сентябрьгә туры килә. Хатын-кызлар табигый юл белән D витаминын ала, ә ул туачак баланың үсешендә һәм сәламәтлегендә чагылыш таба. Ә менә йөккә узуның иң уңайсыз ае – июнь. Йөклелек срогының соңгы көннәрендә булачак әни дә, туачак сабый да D витаминының тиешле микъдарын алып бетә алмый. Кышын туган сабыйлар җәен дөньяга килгәннәрдән үсешләре буенча бераз калыша.
Читайте нас: