

Бер уңышлы сәфәр — күңелдә мең истәлек, каләмдә яңа дәрт уята дип юкка әйтмиләр. Күптән түгел Башкортстанның гүзәл башкаласы Уфага кылган сәфәребез нәкъ әнә шундый уңай хисләр, тирән тәэсирләр калдырды.
Иҗади юлга Дүртөйле шәһәреннән күренекле шәхесләр белән чыгу — үзе бер олы сөенеч. Безнең янда РФ һәм РБ Язучылар һәм Журналистлар союзлары әгъзасы, Башкортстанның атказанган матбугат хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Илдус Хәмит улы Тимерханов, РФ, РБ Язучылар һәм Журналистлар союзлары әгъзасы, Назар Наҗми исемендәге премия лауреаты, «Әллүки» фольклор коллективы җитәкчесе, Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасының Дүртөйле районы бүлеге җитәкчесе Светлана Фәүзи кызы Васикова булды. Шундый ачык, фикерле юлдашлар белән барганда аралар да якыная, каләмдәшлек тә яңа сулыш ала шикелле.
Сәфәремнең төп максаты республиканың медиа-үзәге — данлыклы Матбугат йорты белән якыннан танышу иде.
Матбугат йорты — республиканың барлык төп матбугат чаралары, күпсанлы редакцияләр hәм профессиональ журналистлар оешмалары кайнап эшли торган җир дип әйтергә була. Бинага аяк басу белән: «Эшне кайсы редакциядән башларга икән?» — дигән каушау хисе туды. Төрле гәзит-журналлар редакцияләре арасыннан, иң элек тармакның йөрәге булган Журналистлар берлегенә керүне хуп күрдек.
Анда безне Башкортстан Журналистлар берлегенең җаваплы секретаре, Русиянең атказанган журналисты Мәүлидә Мохтар кызы Якупова каршы алды. Беренче очрашу булганга дулкынлану бар иде, ләкин Мәүлидә ханымның ачык чырае, ихлас елмаюы тиз арада якынлык тойгысы бүләк итте. Әңгәмә искиткеч җылы һәм эшлекле мохиттә үтте.
Иҗат сәхифәләребезне уртаклаштык, үземне борчыган сорауларга тәҗрибәле каләм остасыннан фәһемле киңәшләр алдым. Журналистиканың бүгенге сулышы турында тулы сөйләшү кордык.
Соңрак Башкортстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Вәдут Гайфулла улы Исхаков белән дә очрашып, матбугат киләчәгенә кагылышлы сорауларга төпле җаваплар алдык.
Мөхәррирләр белән сөйләшү — олы бәйрәм
Күпкатлы бу грандиоз бинада минем мәкаләләрем даими басылып торган басмаларның да редакцияләре эшләп килә. Аларның җитәкчеләре белән очрашу сәфәрнең иң дулкынландыргыч мизгелләре булды.
Фаил Камил улы Фатхтдинов — «Кызыл таң» басмасы баш мөхәррире, Рәдис Ногъманов — «Өмет» гәзите баш мөхәррире, Илгиз Ишбулатов — «Һәнәк» журналының баш мөхәррире — алар барсыда үзләренең эш урыннарында иде.
Халыкта «Бер очрашу — үзе бер гомер» диләр. Чыннан да, үз эшенә тугрылыклы профессионаллар белән аралашу, иҗади фикер алышу каләмгә яңа көч hәм дәрт бирде. Җылы күрешүләрдән соң бер-беребезгә яңа иҗат уңышлары теләдек.
Бу сәфәр күңелдә яңа өметләр һәм кызыклы язмалар өчен илһам чаткылары кабызды. Киләчәктә дә шундый эчтәлекле, җылы очрашуларның даими булуын теләп калабыз!
Раушания ИСХАКОВА.
Дүртөйле шәһәре.