Редакция
31 Августа , 09:26

Почта тартмалары ник буш?

                Яисә укучы белән редакция арасындагы                              татулыкны кем боза?

Почта тартмалары ник буш?Почта тартмалары ник буш?
Почта тартмалары ник буш?

Хатлар, хатлар...

   “Быел да икенче яртыеллыкка язылдык, ләкин икенче ай үтеп бара, бер гәзитне дә алып укыганыбыз юк. Чөнки авылда почта ябылды.

   Мин гаепле түгел бит, миниамальный пенсия алып, сезгә язылдым. Бәлки акчаны кире кайтарырсыз? Бер мин генә түгел бит сезгә ышанып, яратып, алданып калучылар...

                                              Гүзәлия Рысаева.

   Хәерле көннәр. Исәнмесез, гәзит хезмәткәрләре.

   Без сезнең гәзиткә язылган идек, августтан килергә тиеш иде. Ай бетә, безгә берәү дә килмәде. Нишләп икән?

                                                      Зинфира Латыпова.

    

   Бүгенге көндә төбәк басмалары бик җитди сынау алдында калды. Моның сәбәбе иҗат кризисында да, финанслар җитмәүдә дә түгел. Проблема күпкә тирәнрәк һәм аянычрак: без атна буе җан җылыбызны салып әзерләгән, типографиядә вакытында басылып чыккан гәзитләр...  укучыларыбызга барып җитми.

   Шунысы бик тә борчуга сала: көн саен шул сәбәпле редакциябезгә дистәләрчә шалтыратулар була, «Кечкенә пенсия акчабызга сезне яратып, рәхәтләнеп укырга дип язылган гәзитебез кайда? Акчабызны кире кайтарыгыз!» дигән хатлар килә. Хөрмәтле укучыларыбыз, әйдәгез әле бүген бу хәлнең сәбәпләре турында ачыктан-ачык сөйләшик.

                                         Гаеп кемдә?

   Беренче аклану сүзебез итеп шуны җиткерик: редакция үз бурычларын тулысынча һәм вакытында үти. Без, журналистлар, билгеләнгән графиктан бер минутка да соңга калмыйча эшне тәмамлыйбыз. Типография дә төгәл эшли. Гәзит әзер була һәм ул дөнья күрә. Гаеп редакциядә түгел!

 Әлбәттә, барыбызның да ачу-нәфрәтебез  авыллардагы соңгы почтальоннарга яисә ябылып яткан бүлекчә операторларына юнәлергә мөмкин. Чынлап та, почта хезмәте гаепле. Тик... түбән звено эшчеләрен сүгәргә ашыкмыйк әле. Алар үзләре дә почта системасының корбаннары гына. Чын сәбәп — «Русия почтасы» дигән зур дәүләт монополистының идарә итү сәясәтендә килеп туган тирән кризис.

   Барыбыз да ачык күреп торды: соңгы елларда «Русия почтасы» үзен халыкка социаль хезмәт күрсәтүче оешма итеп түгел, ә коммерция структурасы итеп күрергә тырыша. Нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкты?

   Беренче чиратта, түбән эш хакы һәм кадрларның эштән качуы. Авыл почтальонының яисә операторының эш хакын 0,5 яисә 0,25 ставкага калдырып, аена бик-бик аз акча түләгәндә, анда кем эшләргә барсын, ди? Нәтиҗәдә, күп хезмәткәрләр үзләре теләп китте, ә яңаларын эшкә алмыйлар — чөнки «оптимизация» бара...

    Икенчедән, системада “гәзит ташу — «файдасыз мәшәкать» дигән фикер алга сөрелде. Почталар өчен бүлекчәләрдә макарон белән консерва сату яисә маркетплейсларның кыйммәтле посылкаларын ташу күпкә отышлыракка әверелде.

   Өченчедән,«вакытлыча» ябылулар. Бу хәлләр рәсми мәгълүматларда “бүлекчәләр ябылмый, ә кадрлар җитмәү сәбәпле эшчәнлеге вакытлыча туктатыла» дип аңлатыла. Бу «вакытлыча» дигән сүз айлар буена сузыла, нәтиҗәдә халык гәзитсез дә, пенсиясез дә, хезмәт күрсәтүләрсез дә торып кала.

         «Акчаны кире кайтарыгыз!». Бу таләпне кемгә юлларга соң?

    Кадерле укучыларыбыз, сез гәзиткә язылганда, түләгән акчагызның зур өлеше редакциягә түгел, ә хат тартмасына китереп җиткерү өчен       җаваплылыкны үз өстенә алган «Русия почтасы»на китә. Редакция бары тик гәзитнең үз бәясен (кәгазь, басма бәясе) генә ала. Димәк, «Русия почтасы» сезнең белән дә, безнең белән дә төзелгән килешү шартларын боза. Димәк, без барыбыз да аннан каза күрүчеләр!

   Закон буенча, тиешле хезмәт күрсәтелмәгән очракта, кулланучы үз акчасын таләп итәргә тулы хокуклы. Әмма бу таләпне редакциягә түгел, ә акчаны кабул итеп алган оешмага — почта бүлекчәсенә яисә турыдан-туры «Русия почтасы» идарәсенә юлларга кирәк. Газета килмәгән икән, почта үз кесәсеннән сезгә зыянны капларга бурычлы.

                    Редакция укучыларын ташламый!

   Бу кризис матбугатны буарга тырышса да, без кул кушырып утырырга җыенмыйбыз. Сезнең һәр шалтыратуыгыз, һәр хатыгыз — безнең өчен почта җитәкчелеге белән сөйләшүдә зур дәлил.

   Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезне бик яхшы аңлыйбыз һәм бергәләп бу гаделсезлеккә каршы көрәшәбез. Әгәр сезгә гәзит килми икән, почта бүлекчәләренә барып, таләп хатлары языгыз, бу хакта безгә дә хәбәр итүне дәвам итегез. Бергә булганда гына без үз хокукларыбызны һәм яраткан газетабызны саклап кала алабыз!

                                                                               Хөрмәт белән “Өмет”челәр.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас