Элек без шулай уйлый идек. Бүген исә хәлләр башкачарак төс ала бара: гәзитнең эчтәлеге никадәр яхшы булмасын, журналистлар никадәр тырышлык салмасын, укып туймаслык гәзиткә дә язылырга курка башлады халык. Моның сере шунда: күп кенә район һәм шәһәрләрдә почта хезмәте аксый, хәтта “аяктан яза башлады”, дияргә мөмкин. Ә инде почта үз бурычын үтәми икән, димәк, басмалар да укучыга вакытында барып ирешә алмый дигән сүз.
Тик бүген сүзебез почтасы да гөрләп эшләгән, халкы да “Өмет”кә күпләп һәм яратып язылган Аблай авылы хакында барыр. 1991 елда татар телендә дөнья күрә башлаган “Өмет” гәзитен Аблай халкы шатланып каршы ала һәм авылда гәзитне чыга башлаган көннән алдырган гаиләләр бүген дә шактый. Ә укучылар белән редакция арасында күперне кемнәр сала диярсез? Дөрес, почта хезмәткәрләре!
Аблайның хөрмәтле улы, бар гомерен Башкорт дәүләт университетында студентларга белем бирүгә багышлаган галим, доцент, филология фәннәре кандидаты, бүгенге көндә “Өмет”тә изге хезмәтен салган Рәүф Рифгать улы Идрисов белән без килгәндә почтада кайнар эш бара: бүлекчә начальнигы Әлфия Әбделвәлиева белән хат ташучылар Галия Гыйләҗева һәм Динара Гомәрова яңа килгән матбугат басмаларын таратуга әзерлиләр иде. Күрүебезчә, корреспонденция – шактый, ә арада иң күбесе – “Өмет” гәзите. Димәк, Аблай халкы бүген дә укырга һәвәс, дигән шатлык биләп алды күңелне. Кызлар белән хәл-әхвәлләр белешеп алдык.
28 ел буена Аблай почтасында хезмәт салган Әлфия Рәис кызы Әбделвәлиева 13 ел гади почтальонка булып эшләгән, калган 15 елда начальник вазыйфасында. Моннан биш ел элек килгәнемдә дә: “авылның 300 хуҗалыгында кеше яши, шуларның 100е “Өмет” гәзитен алдыра”,- дип елмаеп каршы алган иде ул. Бүген исә “Хәлләр ничек тора?”,- дигән соравыма Әлфия ханым бераз көрсенеп җавап бирде: “Кызганычка каршы, халык саны кими бит, Гөлара. Аблай заманында гөрләп торган авыл булды, бүген исә бездә дә буш йортлар саны арта бара. “Өмет”не әле 59 гаилә алдыра ( алты дистәгә бер дәна җитмәсен инде, ә!-авт.), авылда иң күп таралганы – сезнең басма!”.
-Почтаның эше бихисап, диләр: сез күрсәтмәгән хезмәтләр бик аздыр. Шулар арасында матбугатка яздыру нинди урын алып тора?
-Беренче урынныдыр, мөгаен. Чөнки яздыру эше ай саен дәвам итә. Элек подписка эше елына ике тапкыр гына үткәрелгән булса, хәзер ай саен план бирелә, без аны һәрвакыт үтәп киләбез. “Өмет”кә яздыру да күңелле, чөнки кешеләр үзләре үк теләп языла. Искиткеч уңган, халык белән ышанычлы бәйләнеш булдырган өч хат ташучыбыз бар. Галия Гали кызы Гыйләҗева, Динара Фәһим кызы Гомәрова, Зөлфия Зөфәр кызы Арсланова – үз эшенең осталары. Бүлекчәбезнең озак еллар дәвамында үрнәклеләрдән булуы өчен алар бар көчен сала.
-Күп якларда почта эшләми, халык, бик теләсә дә, гәзитләргә языла алмый. Хәтта почта биналарына Вайлдберриз, ОЗОН маркетплейслары урнашкан очраклар да бар, диләр. Сездә ни хәлләр?
-Алар күп урында урнашканнар инде. Аблайның юллары начар булгангадыр, батырчылык итмиләр әлегә (елмая). Чөнки ОЗОН, Вайлдберриз нокталарына иртәле-кичле машина белән товар ташыйлар, ә безгә, юллар баткак булгач, аларның кызыксынуы юктыр, бәлки. Безнең районда, гомүмән, почтаны саклау өчен тырышалар. Шулай булырга тиеш тә, чөнки, уйлап карасак, нинди генә катлаулы елларда, хәтта Бөек Ватан сугышы чорында да, почта хезмәте өзлексез эшләгән. Бүген килеп шундый зур структура нишләп юкка чыксын, ди?
Динара Фәһим кызы Аблайда 24 ел хат ташучы булып эшли, аңа кадәр әнисе Ләйлә апа Мөхәммәтҗанова 17 дәвамында халыкка хат-гәзитләр тараткан булган.
-Әнием үз эшен бик яратты, икешәр авыр сумканы җилкәсенә асып почта таратса да, һич авырсынмый иде. Бу эшкә сөю миңа аннан күчкәндер”,- ди Динара елмаеп.- Гәзит-журналларны бүген, нигездә, электән укырга яраткан өлкән яшьтәгеләр ала, яшьләр күбрәк телефоннан туктаусыз агылган мәгълүматны гына караштыра. Кызганычка каршы, аларны фикерләү, анализлау таләп итә торган күләмле-саллы язмалар кызыксындырмый да кебек. Уку культурасын саклап калырга иде безгә, юкса, бер югалтсак, кире кайтаруы, ай-һай, авыр булачак...
-Мин дә гаилә эшен дәвам итүче, бианам Венера Каюм кызы Гыйләҗева озак еллар Аблай халкына почта тараткан, бүген аның эшен мин дәвам итәм,- дип хезмәттәшенең сүзенә кушылды Галия Гали кызы.- Үзем – Чакмагыш кызы, бирегә килен булып төшкәннән алып 23 ел хат ташучы булып эшлим. Инде авылның үз кызына әйләндем, халыкның хөрмәт итүенә, күрсәткән ышанычына сөенеп эшлим. Безнең халык “Өмет”кә, район гәзите “Игенче”гә күпләп языла, шулай ук төрле вак-шәхси гәзитләрне алдыручылар шактый. Сез килер алдыннан укучыларыгыз арасында кечкенә сораштыру да үткәргән идем, аларның теләкләрен җиткерим әле. Бердән, аларның күбесе татарча кроссвордларны һәр санда һәм күләмен зуррак итеп бирүне үтенә, икенчедән, шулай ук атналыкмы, айлыкмы йолдызнамәне дә көтеп алыр идек диләр. “Өмет”тә басылган һәр язманы яратып укыйбыз, рәхмәтебезне җиткерә күрегез”,- дип үтенделәр.
Почта таратырга җыенган кызлар безне дә үзләре белән чакырдылар. Шулай итеп без, озынлыгы 7 (!) чакрымга сузылган һәм атаклы күз табибы, профессор Кодаяров исемен йөрткән урам буйлап бүгенге көндә “Өмет”не укыган һәм әлегә (!) укымаган аблайлылар белән очрашуга юл алдык.
Тәүге кергән ихатабыз Тәслимә Сәлихҗан кызы Фәйзуллинаныкы булды. Тәслимә апа, бераз хәлсезләбрәк торса да, “Өмет”челәр килгән” дигән сүзләрне ишеткәч, җанланып китте һәм өенә чакырды. “41нчеләр” дигән исемне горур йөрткән апабыз гәзитне чыккан көннән укый икән.
-“Өмет”сез яшәп буламы, һәр санын кунактай көтеп алам, ул көн минем өчен бәйрәм була,- ди ул. -Бик авыр чорда үстек, балалар. Мин туу белән үк әтине сугышка алганнар, әни дүрт бала белән ялгыз калган. 43тә әти каты яраланып авылга кайткан, 44тә тагын яу кырына юл алган, шул китүдән ул хәбәрсез югалган. Әтиебезнең төсе булып энем Гали туган...
Әниләре тырыш булган, ничек тә сыердан аерылмый, биш баласын үстереп кеше иткән. Әнисенә ярдәм итәм дип, Тәслимә апа, укырга бик теләсә дә, җиде сыйныфтан соң колхоз эшенә чыгарга мәҗбүр булган. Унҗиде яшендә Свердловск якларына китеп, ике ел торфта эшләгән. Йорт аша гына үскән механизатор Таһир исемле егеткә кияүгә чыгып бик матур яшәгәннәр, өч бала үстергәннәр. Таһир абый инде мәңгелеккә күчкән, ә Тәслимә апа балаларының игелеген күреп, “Өмет”ле булып, бәхетле картлыгын кичерә.
Озак еллар Аблай урта мәктәбендә укытучы, директор булып эшләгән һәм гәзитебез белән хезмәттәшлек иткән, бүген инде хаклы ялда булган Рифа Габдрахман кызы Исламованы да күреп чыгарга ниятләдек.
Рифа ханымның бик тәмле итеп кабак суты әзерләгән вакытына туры килдек, берьюлы сыйландык та. Ни кызганыч, бүгенге көндә Рифа ханым “Өмет”не укымый икән. Сөйләшеп, үткәннәрне искә төшереп алдык.
-Мин эшләгән чорда мәктәптә матбугат басмасына язылмый калган бала булмады. Хәтта сыйныф белән, мәктәп белән дә язылдык, балалар “Чаткылар”га үзләренең язмаларын-рәсемнәрен җибәрәләр иде, конкурсларда катнашып бүләкләргә дә ия булдык. Хаклы ялга чыккач, нишләптер, “Өмет”тән аерылып торылган шул, менә сезнең белән очрашкач, күңелдә тагын укыйсы килү теләге туды, хәзер язылам инде, - дип елмаеп озатты безне Рифа ханым.
“Совет чорында илебездә хәтта дистәләрчә гәзит-журналларга язылучылар күп булган” дигән сүзләр бүген әкият кебек яңгырый. Аблайда андый кеше бүген дә бар икән, дуслар!
Сәхмән Усман улы Муллаяновны без урамда очраттык. Егетләрдәй җил-җил атлап түбән очка төшеп барышы икән. Гомүмән, Сәхмән абыебызны бөтен республика халкына үрнәк итеп куярга мөмкин: ул көненә 30 чакрым (!) араны җәяүләп үтә, иң ерактагы серле чишмәдән шифалы су алып ташый һәм... 12 дәна гәзит-журналларга язылып укый икән! Моны Галия белән Динара үзләре раслады! Һәм... ни кызганыч, шушы Сәхмән абыйбыз яздырган 12 басма арасында “Өмет” гәзите беркайчан да булмаган икән әле. Безне күреп сөйләшкәч, хәл-әхвәлләр сорашкач, бу хатасын төзәтергә булды ул һәм кесәсеннән биш меңлекне чыгарып, кызлардан квитанцияне яздырып та алды. Менә шулай ул, дуслар, кешеләрне “Өмет”ле итәр өчен кайчак авыл урамында бер очрашу-гапләшү дә җитә!
Кыскасы, без Аблай урамын колачлаган арада 12 гаилә гәзитле булды. Ә бу инде, гаиләдә 2-3 кеше генә яшәсә дә, 2026 елда 24-36 кеше “Өмет”не укыячак дигән сүз. Моңа өстәп, алардан әлегә гәзитебезгә язылырга өлгермәгән күршеләре дә алып укыса (ә мондый мисаллар бихисап).
Укучыларыбыз белән күзгә-күз очрашу мөмкинлеген тудырган өчен почта бүлекчәсе кызларына рәхмәт әйтеп һәм киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләп саубуллаштык. Ә Аблайга сәфәребез, аның искиткеч киң күңелле, җор сүзле, кунакчыл халкы белән әңгәмәләребез, мәктәптә үткән күңелле очрашу хакында язмабыз гәзитнең алдагы саннарында да дөнья күрер әле, дуслар.
Фотода: Галия Гыйләҗева, Әлфия Әбделвәлиева, Динара Гомәрова.
Гөлара Арсланова.