«Татмедиа»да үткән очрашуда эшебездә ясалма фәһем куллану һәм матбугат басмаларының социаль челтәрләрдә аккаунтларын үстерү буенча сөйләшү булды. Журналист заман белән бергә атларга тиеш. Үзебезнең эштә кулланырлык бик күп мәгълүмат алдык», – дип белдерде ул «Татар-информ»га.
Әңгәмәдәш хәзерге көндә журналистларга ясалма фәһем дә ярдәм итә алуын ассызыклады.
«Безнең буынга, безнең чорга шундый яңалыклар килә икән, бер дә болай гына түгелдер, дигән фикердәмен. Йөрәген, бар күңелен биреп журналист кына яза алачак ул. Ә ясалма фәһемнең файдасын бүгеннән үк күрәбез, тиз-тиз тәрҗемәләр ясаганда да бик уңайлы. Безнең милли телләрдә тулысынча аның белән эшләү мөмкин булмаса да, киләчәктә аның басма матбугатка ярдәмен тоеп эш итәрбез», – ди ул.
Форум эше Арча районына сәяхәт, урындагы җитәкчелек, редакцияләр белән очрашу белән дәвам итте. Шулай ук бу яктан чыккан танылган шәхесләр эзләре буенча экскурсия булды. Форумның өченче көнендә ТР Премьер-министры урынбасары, конгрессның Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашу үтте. Илнең төрледән-төрле төбәкләреннән килгән журналистларның чыгышларын тыңлау һәм ябылу тантанасы да шул көнне уздырылды. «Хәбәр» журналистлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү дә гамәлләштерелде.
Юлай НИЗАЕВ. Автор фотосы.