Гадәттә, журналистикага эшкә килүчеләр, эшләп карарга теләүчеләр – күп, ә менә анда озак елларга тоткарланучылар, гомерен аңа багышлаучылар бик аз була. Чөнки бу хезмәт даими эзләнүне, тынгысызлыкны, иҗат ялкыны белән янып яшәүне таләп итә. Мөхтәрәм коллегам, якташым һәм остазым Гөлара Әнвәровна – нәкъ шундыйларның берсе. Ул бар гомерен «Өмет» гәзите редакциясе багышлаган мәртәбәле шәхес. Бу хезмәтне гомерлеккә үз иткән, журналистикада 30 елдан артык хезмәт куйган Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм чаралары хезмәткәре. Аның урынында башка берәүне күз алдына китерү мөмкин дә түгел кебек. Чөнки гаҗәеп төгәллек, тормышның барлык өлкәләреннән дә хәбәрдар булуны, тирән белем һәм осталык таләп итүче бу хезмәт бөтенләе белән аныкы кебек. Аннан соң, күпсанлы авторлардан, актив авыл хәбәрчеләреннән килгән хатлар белән эш итү өчен тагын бер матур сыйфат – кеше хезмәтен хөрмәт итә белү кирәк. Шөкер, хезмәттәшебездә монысы да – мулдан, сабырлыгы, һәр эшнең ахырын уйлап эш итүе белән ул Башкортстанда да, ут күрше Татарстанда да хөрмәт казанган күренекле журналист.
Гөлара апаның намуслы һәм фидакяр хезмәтенә тагы бер лаеклы бәһа — 2023нче елда Башкортстан Республикасы Медицина палатасының Дамира Сабирҗанова исемендәге премиясенең матбугат чаралары өчен билгеләнгән «Сау-сәламәт булыгыз» номинациясе лауреаты булып танылуы да булды. Чөнки гәзиттәге «Сихәт» кушымтасындагы дәрәҗәле табиблар белән әңгәмәләрен күп кенә укучылар көтеп ала.
Мин шәхсән, Гөлара апага биргән киңәшләре, кирәк чакта әйткән үгет-нәсыйхәт сүзләре һәм миндә чын журналистның асыл сыйфатларын тәрбияләве өчен мең рәхмәтлемен. Сезне туган көнегез — олуг юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сезгә иң мөһиме — ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телим. Киләчәк тормышыгыз шатлык-сөенечләргә бай, өстәлләрегез мул, бәхетегез түгәрәк булсын.