1 сентябрьдән Башкортстанда 2026 елның беренче яртысына матбугатка язылу кампаниясе башланды!
Шул уңайдан нәшрият йорты “Языл һәм бүләк от” акциясе игълан итте. Анда катнашып, мотоблок, ноутбук, телевизор, туңдыргыч сандык, робот-пылесос кебек саллы бүләкләр отарга мөмкинсез.
Моның өчен «Республика Башкортостан» нәшрият йортына караган ике басмага (мәсәлән, “Өмет” гәзитенә һәм район гәзитенә) язылу рәсмиләштерергә һәм 2026 елның гыйнварына кадәр, үз адресыңны, контакт телефоныңны күрсәтеп, язылу квитанциясе беркетелгән заявканы «Языл һәм бүләк от!» тамгасы белән түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 450079, Уфа ш., Октябрьнең 50 еллыгы ур., 13, ИД « Республика Башкортостан», каб.212 , электрон адрес - podpiska@rbsmi.ru .