Барлык яңалыклар
Редакция
4 сентябрь 2025, 15:06

Языл һәм бүләк от!

Акция дәвам итә, катнашырга ашыгыгыз!

Языл һәм бүләк от!
Языл һәм бүләк от!

Акция дәвам итә, катнашырга ашыгыгыз!

    1 сентябрьдән Башкортстанда 2026 елның беренче яртысына матбугатка язылу кампаниясе башланды!

   Гәзит-журналларга язылучыларны күңелле бонус көтә. 1 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр һәм 3 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр «Республика Башкортостан» нәшрият йорты «Почта России» белән берлектә традицион акцияләр – ташламалар ункөнлеге уздыра. Бу чорда республика басмаларына һәм яраткан «районкаларыбызга» ташламалы бәя белән язылырга мөмкин.
    Игътибар! Республика һәм муниципаль басмаларга традицион рәвештә почта бүлеге, яки онлайн-сервис аша язылырга мөмкин.
   Барлык язылучылар, хәтта республиканың ерак почмакларында яшәүчеләр дә, призлар уйнатуда катнаша ала.
   “Языл һәм от” акциясендә катнашу өчен ике басмага язылу рәсмиләштерергә һәм 2026 елның гыйнварына кадәр, үз адресыңны, контакт телефоныңны күрсәтеп, язылу квитанциясе беркетелгән заявканы «Языл һәм бүләк от!» тамгасы белән түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 450079, Уфа ш., Октябрьнең 50 еллыгы ур., 13, ИД « Республика Башкортостан», каб.212 , электрон адрес - podpiska@rbsmi.ru .

Фото: bashgazet.ru

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас