Барлык яңалыклар
Редакция
1 август 2025, 20:25

Гәзит чыгару – зур хезмәт!

            Анда басылган кечкенә хәбәргә дә             журналист бар күңелен сала

Гәзит чыгару – зур хезмәт!
Гәзит чыгару – зур хезмәт!

Анда басылган кечкенә хәбәргә дә

            журналист бар күңелен сала

   Традициябезгә тугры калабыз: “Өмет” елына ике тапкыр укучылары арасында бүләкләр уйната!

   Гомер дигәнең бик тиз ага. Әле кайчан гына Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланып, бүләк откан укучыларыбызны билгеләгән идек, инде икенче ярты еллыгында җиңүчеләрне билгеләр вакыт та җиткән икән.

   Моңа кадәр бәхетле конвертларны билгеләү өчен без танылган шәхесләрне чакыра килдек. Бүген исә, уйлаштык та, үзебезнең журналист халкы вәкилен чакырып, иң-иң бәхетле “Өмет” укучыларын билгеләргә булдык.“Иң-иң” дибез, чөнки иң яхшы гәзитне яздырып укыган, шулай ук бүләк тә откан кешеләрне башкача ничек атыйсың инде.

   Редакциябез кунагы – бар гомерен матбугатта эшләүгә багышлаган сөйкемле ханым Дилара Рәмил кызы Арсаева. Дилара – Нуриман районының Иске Бүреч авылы кызы. Аның телгә, әдәбияткә, “Өмет” гәзитенә мәхәббәте үсмер чактан ук, гаиләсендә башлана. Әти-әнисе гәзитебезне тәүге саннарыннан ук алдыра башлый, андагы язмалар турында гаиләдә фикер алышалар. Әтисе Рәмил исә “Өмет”тән кирәкле дип тапкан язмаларны кисеп алып, туплап та бара әле. Кызганычка каршы, бүген инде кадерлеләре мәрхүм, ә аларның матбугатка уяткан мәхәббәте Диларада һәм аның балаларында яши.

   Урта мәктәпне тик яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнан соң кыз педагогия институтына  укырга керергә дип, Дилара Уфага документлар тапшырырга килә. Ләкин бер очрашу аңа гомерлек һөнәрен сайлауга этәргеч була: урамда күргән авылдаш кызы үзенең полиграфия училищесында укуы хакында әйтә. Линотипистка (гәзит өчен хәреф җыючы) дигән һөнәр алачак икән ул. Яңа ишеткән сүз Дилараның күңеленә ныклап кереп урнаша һәм ул ике дә уйлап тормый документларын училищега илтеп тапшыра. Кабул итү комиссиясендәге ханым аңа: “Яхшы билгеләргә укыгансың, нишләп безгә килергә булдың, бәлки, башка җиргә укырга барырсың?”,- дип үгетләп караса да, кыз нык тора һәм документларын тапшырып, чакыру көтәргә дип авылга кайтып китә. Җәй дә үтә, печәннәр дә күптән җыелган, ә чакыру кәгазе килми дә килми. Дилара училищега килә, ләкин линотипистлар исемлегендә үзен күрми. Сораштыра башлагач, үзен корректорлар төркеменә кабул итүләре хакында белә. Яхшы укыган, грамоталы кызга әнә шулай дөрес  юнәлеш бирәләр. Училищены кызыл дипломга тәмамлый ул һәм “Йәншишмә” гәзитенә эшкә чакыру ала.

   -Ул чакта әлеге гәзитнең баш мөхәррире Рәмил Янбәковның тормыш иптәше Зилә Рәхимовна безне укытты. Ул “бездә бик грамоталы, үткер кыз бар”, дип сөйләгәч, Рәмил абый чакырып алды. Тәүге санны уңышлы тапшыру белән үк минем стажировка тәмам дип саналды һәм мине эшкә алдылар,- дип елмаеп үткәннәрне искә төшерә Дилара.- Менә шул көннән алып 29 ел буена “Йәншишмә”дә эшләдем. Читтән торып “Башкорт филологиясе һәм журналистикасы” факультетын тәмамладым, шул еллар эчендә Аскын районы Башкортстан авылы егете Салаватка тормышка чыгып, өч балага гомер бирдек. Бүген кызыбыз Динара – балалар табибы, улыбыз Азат диңгез пехотасында хәрби хезмәтен тәмамлап кайтып, “Транстехсервис” компаниясендә эшли, читтән торып югары белем ала, алар инде гаиләлеләр. Ә төпчегебез Азалия  унберенче сыйныфка бара. Ул киләчәген журналистикага багышларга хыяллана. Эшемне бик-бик яратам. Эш бәхете дә, гаилә бәхете дә биргән өчен Аллаһка мең рәхмәтлемен.

   Гәзиттә корректор булып эш башлаган кызга бүтән җаваплы вазифаларны да башкарырга туры килә: хәреф җыючы да була ул, кабул итү бүлмәсендә дә эшли, интернет заманы килеп җиткәч, сайтта эшләргә дә тиз үк өйрәнеп ала һәм бу аның хәзер төп һөнәре дә. 2021 елда Дилара Рәмил кызын “Һәнәк” журналына сайт журналисты итеп эшкә чакыралар һәм бүген бу эшне бар тырышлыгын салып башкара.

   - Коллективтагы егетләр бик тә кешелекле һәм кечелекле, миңа алар белән эшләү бик рәхәт. Әлбәттә, сайтта эшләүнең үз мәшәкатьләре – анда тәүлек әйләнәсенә язмалар таләп ителә. Ләкин мин эшемне, бар гомерем үткән Матбугат йортын, коллегаларымны яратам, шуңа эшем бер дә авыр тоелмый,- ди Дилара.

   -Син бит гомер буена кәгазь басмада эшләгән кеше, әйт әле, басма белән сайттагы эшне чагыштырып буламы?

   -Басма гәзит-журнал – бик зур хезмәт. Чөнки анда басылган кечкенә материалга да журналист бар җанын-күңелен сала. Һәм, әлбәттә, кулга тотып укуга ни җитсен инде, чөнки гәзит-журналда язылган һәр язманың эченә кереп, күңелең аша үткәреп укыйсың. Сайттагы бихисап хәбәрләргә исә кешенең игътибары да җитеп бетмидер: эчтәлекне, әлбәттә, аңлыйсың, ә менә язманың төгәллегенә, гүзәл җөмлә төзелешен тоярга-сокланырга вакыт калмый. Анда тик күз йөгертеп кенә чыгу ул, минемчә.

   Замана белән бергә атлар өчен сайтлар да кирәктер, әлбәттә. Ләкин бүген бит гәзит-журналлардан, сайт белән беррәттән, подписканы да бердәй таләп итәләр. Бу исә журналистларга иҗади эшкә вакыт калдырмый. Моңа тагын да штатлар кыскаруын да өстик. Элек бүлекләрдә кешеләр күп була, рәхәтләнеп уйланып, һәр хәл-вакыйганың төбенә төшеп язарга, иҗат итәргә мөмкинлекләр киңрәк иде. Хәзер исә эшләр шундый кызу темптта бара ки: ашык-пошык барсына да өлгерергә тырышып эшләнә барсы да.

   -“Ташка басылган сүз”ләрнең көче бүген дә зурмы?

   -Элек матбугатка ышаныч зуррак иде, минемчә. “Менә гәзиттә шулай язганнар”, ди иде кешеләр, прессаның көче зур иде. Бүген исә, интернет шаукымы инде бу, бар басмаларда да диярлек (сайтларны әйтәсе дә юк!) бер үк хәбәрләр бирелә, үзенчәлеклек югала бара диимме икән. Безнең буын кешеләре, шөкер, гәзитләрне әлегә кадәр укый-яздыра, ә соңрак ни көтә? Сораулар күп инде ул...

   Хәер, бу проблема журналистикага гына кагылмый, тормышның бар тармагына да хас. Җәмгыятьтә укытучының, табибның һ.б. хезмәт ияләренең кадере кими бара. Ә бит тормыш хезмәт кешесе белән генә алга бара ала. Элек без үскәндә авылда укып кайткан бит ул, дип, белемле кешене бик хөрмәт итәләр иде. Хәзер, нинди юл белән тапканына да карамыйча, акчалы кеше почетта. Алай дөрес түгелдер ул...

   -Гәзит укучыларыбызга ниләр әйтер идең, Дилара?

   -“Өмет белән бергә” уенына чакыруыгыз өчен рәхмәт. Җиңүчеләрне кайнар котлыйм һәм алган бүләкләренең игелеген күрүләрен телим. Ә калган укучыларыгызга гәзитне һәрчак шатланып укуларын һәм тыныч күк йөзе, саулык, җан тынычлыгы телим.

                                                            Гөлара Арсланова.

      Бүләкләргә ия булдылар:

      Электр триммерына – Дүртөйле шәһәрендә яшәүче Әнәс Миннеханов.

      Кукмара табасына – Кырмыскалы районы Илтуган авылында яшәүче А. Хаҗиәхмәтов.

      Электр шөреп боргычына – Борай районы Яңа Бикмәт авылында гомер итүче Рәвилә Гәрәйшина.

     

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас