Ә инде гәзиткә язылып бүләк оту – икеләтә бәхет, ди Агыйдел шәһәрендә яшәүче тугры дустыбыз Фәридә апа Сафарова.
“Өмет” гәзитенә язылып бүләк отучылар саны елдан-ел арта бара. Дистә еллар эчендә әбүнәчеләребез ниләр генә отмады икән: телевизорлы һәм микродулкынлы мичле дә, телефонлы һәм үтүкле дә, сәпидле һәм чәйнекле дә, һ.б. бик күп көнкүрештә файдалы нәрсәләргә ия булды бәхетлеләр. Бигрәк тә шунысы яхшы, “Өмет”кә бер язылганда, укучыларыбызның берьюлы өч тапкыр бүләк оту мөмкинлеге бар: беренчесе редакция бүләге булса, икенчесе – яшь дусларыбыз өчен “Чаткылар” кушымтасы бүләге, өченчесе исә агентлыгыбыз үткәргән (ике яки күбрәк басмаларга язылу шарты белән) “Языл һәм от!” уенындагы кыйммәтле-эре бүләк.
Моны без ни өчен исегезгә төшерәбез дисезме, дуслар? Чөнки бүген нәкъ менә басмаларга язылуның кызган чагы һәм дә бүләкләр отуга юллар ачылган мәл. Дөрес, соңгы чорда күпләр почтаның начар эшләвенә, гәзитнең вакытында килмәвенә зарлана, шул сәбәпле язылудан баш тартыргамы әллә дигән уйлар да борчый үзләрен. Ләкин аларны тынычландырырга ашыгабыз: РФ Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин бу көннәрдә генә социаль әһәмияттәге басмаларны әбүнәчегә китерү һәм китереп җиткерү сроклары буенча «Россия Почтасы”на карата таләпләрне раслады.Моннан ары “Өмет” гәзите дә сезнең йортларга үзвакытында килә башлар дип ышанабыз, дуслар.
Бүген исә сезне “Өмет”нең чираттагы бүләген откан укучыбыз, Агыйдел шәһәрендә яшәүче ачык йөзле, тормышны сөйгән һәм бернинди авырлыкларга баш ими лаеклы гомер кичергән Фәрида апа Сафарова һәм аның гаиләсе белән таныштырырбыз.
Фәридә апа – гүзәл Бөрҗән районының Яңа Монасыйп авылы кызы. Тормыш аны балачактан ук сынаган: ике генә айлык чагында әнисе мәрхүм булгач, нәнәсе тәрбиясендә буй җиткергән. Ләкин якын кешеләре арасында ятимлек ачысын тоймый, авылның бер гүзәле булып буй җиткерә ул. Пекарняда икмәк пешерергә остарган кызны Иглин районына белемен арттырырга җибәрәләр. Биредә үзенең мәхәббәтен очрата...
Гаять тырыш була шул Сафаровлар: иртәнге дүрттән елга аръягындагы болынга барып печән чабып, сәгать алтыга сыер саварга кайтып җитү дә, аннан балаларны тәрбияләп, эшкә ашыгу да авырсындырмый үзләрен. Менә шулай кинәнеп дөнья куган бер мәлдә Фәридә апа катлаулы операция кичерә һәм гаилә шәһәр җиренә күченеп яшәргә карар кыла.
Үткер һәм шаян, шул ук вакытта илгәзәклеге белән бер очрашудан үзенә җәлеп иткән Фәридә апа һәм аның сабыр һәм олпат тормыш иптәше Фәнил Әхмәт улы дүрт балага гомер биргәннәр, бүген инде алар нәнәй һәм картәти булып оныклары һәм оныкчыклары өчен сөенеп яши. Олы кызлары Гөлнара белән кияүләре Илдус Илеш районы Тәҗәй авылында матур-парлы гомер кичерәләр, кызлары Гөлчирә тормыш иптәше Саша беләнМолдавиядә яшиләр. Уллары Фәрит исә Иглин районында гомер итә икән.
Сафаровларның авылга күченеп кайту хыялы шуның белән җимерелгән: Агыйделгә күченгәндә дүрт яшьлек кенә булган төпчекләре Маргиз 20 яшендә бәхетсезлеккә очраган. Типсә тимер өзәрлек егет училищены тәмамлап, укуын дәвам итәр алдыннан җәен бераз акча эшләп алырга дип төзелешкә рәсми теркәлмичә эшкә урнаша һәм кайсыбер кешеләрнең техник хәвефсезлек кагыйдәләргә салкын каравы аркасында умыртка сөяге сынуга дучар була.
Әйткәндәй, Маргиз бик тә талантлы егет. Аның художестволы фоторәсемнәрен күргән кеше тел шартлатмый калмый. Без дә аның иҗат җимешләрен үз эченә алган фотоальбомнарны тын да алмый, сокланып та, шаккатып та карадык һәм карап туя алмадык.
Маргизның фотосурәт төшерүгә тартылуы берничә ел элек үк башланган һәм бүген килеп ул бик күпсанлы илкүләм конкурсларда мәртәбәле конкурслар җиңүчесе. Аның берничә сурәте хәтта дөньяның иң эре фотографияләр мозаикасында урын алган! Аның гади генә фотоаппараты һәм оптикасының атаклы фоторәссамнарның миллионнарча сум торган техникалары да күрә һәм төшерә алмаган мизгелләрне тотып алуы һәм кешеләргә шатлык өләшә алуы искиткеч соклану уята. Менә бу фотосурәтендә чикерткә битен юа, бусында үрмәкүч эш өстендә: ул ау үрү белән мәшгуль. Дүрт яфраклы тукранбашны очрату – бәхеткә диләр, Маргиз исә аларның яланын тапкан һәм тулы бер гербарий җыйган, шуны фотога төшергән һәм шулай ук дәрәҗәле конкурс җиңүчесе булган. Ә бу сурәтләрдә чәчәкләрнең нинди генә төрләре юк! Күпләребез кайчак таптап кына үткән бу матурлыкны егет күңел күзе белән тоя, күрә һәм фотода мәңгеләштерә. Үзенең коллекциясенең бер өлешен ул Агыйдел шәһәре музеена да бүләк иткән.
Менә шундый тугры дуслары һәм тагын да бик күп изге йөрәкле кешеләр беренче катта яшәүче Сафаровларга ярдәмгә килеп Маргиз өчен урамга фатирдагы лоджиядән урамга чыгу өчен пандус эшләргә булышлык иткән. Акчалар, әлбәттә, гаилә бюджетыннан бүленгән, ә менә катлаулы һәм бик күп документларны җайга салуны таләп иткән эшләрне нәкъ менә кайгыртучан кешеләр башкарып чыгарга булышкан. Гаилә аларның барсына рәхмәт белдерә һәм иминлек-саулык тели.
– Фәридә апа, гәзитне күптән укыйсызмы һәм укучыларыбызга ниләр теләр идегез?
Гөлара Арсланова.
Уфа -Агыйдел-Уфа.