Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанда яшәүчеләрне дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.
Бүләкләнүчеләр арасында “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Гыйльван улы Ногманов та бар. Ватан журналистикасын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле, уңышлы хезмәте өчен аңа “Русия Федерациясенең атказанган журналисты” дигән мактаулы исем бирелде.
Бу бүләк Рәдис Гыйльван улының күп еллер буена үз эшен яратып башкарган, үткен каләмле, иҗади карашлы, профессиональ журналист һәм оста мөхәррир икәнлеген тагын бер тапкыр исбатлый. Аның тирән карашлы, киңкырлы һәм шул ук вакытта гади һәм халыкчан язмалары, гәзит укучыларның йөрәгендә үтеп керә алырлык сүзләре һәм фикерләре бүген лаеклы рәвештә танылу алды.
Мөхәрриребезне бу югары, лаеклы һәм мактаулы исем белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Рәдис Гыйльван улына какшамас сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар һәм яңа казанышлар телибез. Укучыларның мактау һәм рәхмәт сүзләре хезмәтегез өчен бүләк булсын!