Барлык яңалыклар
Редакция
25 апрель 2025, 11:14

Котлыйбыз!

Русия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән “Өмет” республика гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Гыйлван улы Ногмановка “Русия Федерациясенең атказанган журналисты” дигән мактаулы исем бирде. “Ватаныбыз журналистикасын үстерүгә керткән хезмәтләре һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен” диелә ил башлыгы указында.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Русия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән “Өмет” республика гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Гыйльван улы Ногмановка “Русия Федерациясенең атказанган журналисты” дигән мактаулы исем бирде. “Ватаныбыз журналистикасын үстерүгә керткән хезмәтләре һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен” диелә ил башлыгы указында.

   Хөрмәтле мөхәрриребезне  лаеклы һәм мактаулы бүләк бирелүе белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сез бу исемгә күптән лаек идегез, Рәдис Гыйлван улы һәм  югары бүләк сезнең күпьеллык хезмәтегезнең, талантыгызның һәм яраткан эшегезгә тугрылыгыгызның, аңа чын мәгънәсендә бирелеп эшләүнең тагын да бер дәлиле булып тора.

   Сезне хөрмәт итәбез, сездән үрнәк алабыз һәм киләчәктә дә бүгенгедәй изге күңелле, илһамлы булып калуыгызны телибез. Тагын да саулык һәм җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, яңадан-яңа иҗади казанышлар телибез! Сезнең эшегез киләчәктә дә халкыбызны илһамландырсын һәм берләштерсен!

                                                                 Зур хөрмәт белән: “Өмет”челәр.

                                 

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас