Барлык яңалыклар
Редакция
20 гыйнвар 2025, 20:32

Гәзит вакытында таратылса, кеше аңа языла ул!

   Тозлыкуш авылы почта бүлекчәсе начальнигы Әлфизә Мәҗит кызы Гайсина моны үз мисалында исбатлый.

Гәзит вакытында таратылса, кеше аңа языла ул!
Гәзит вакытында таратылса, кеше аңа языла ул!

Тозлыкуш авылы почта бүлекчәсе начальнигы Әлфизә Мәҗит кызы Гайсина моны үз мисалында исбатлый.

    Гасырлар дәвамында авылларда почта хезмәте искиткеч зур әһәмияткә ия була килгән. Кызганычка каршы, бүген күп кенә якларда ул сизелерлек аксый башлады. Гәзит-журналлар халыкка вакытында таратылмый, шуңадыр да, вакытлы матбугатка язылырга теләүчеләр еш кына “язылыргамы-юкмы” дигән сорау алдында аптырап кала.

    Ә менә Чакмагыш районының Тозлыкуш авылындагы почта бүлекчәсен халык өчен “тормыш артериясе” дип атау һич тә арттыру булмас кебек. Әлфизә ханым 30 ел дәвамында авыл халкы белән тыгыз бәйләнештә эшләп, үзенә карата хөрмәт казанган кеше. Почта бинасында ике авыл кешеләренең күп кенә тормыш мәшәкатьләре хәл ителә: алар электр энергиясе, зәңгәр ягулык, , элемтә хезмәтләре өчен биредә акча түли, гәзит-журналларга языла, көнкүреш товарларын сатып ала, страховкалау эшләрен башкара.

   Нурлы йөзе, ачык күңеле белән һәрчак үзенә тартып торган Әлфизә ханым әйтүенчә, почта – авыл халкының бер-берсе белән очрашу-аралашу, фикерләр алышу урыны да.

  • 1995 елда ул вакытта әле биш авылны хезмәтләндергән биш хат ташучы белән Тозлыкуш бүлекчәсендә җитәкче булып эшли башлаган идем, өч дистә ел үткән дә киткән,- ди ул. – Соңгы елларда оптимизация дип бүлекчәләрне берләштерделәр дә, хәзер без Тозлыкуш һәм Таскаклы авыллары халкына хезмәт күрсәтәбез. Тозлыкушта – 166, Таскаклыда 56 ихата почта хезмәте белән файдалана. Безнең халык, нигездә, “Өмет”не һәм “Игенче” район гәзитен яратып укый, бу дистә еллар дәвамында шулай килә. 1991 елдан, гәзитегез чыккан көннән башлап укыган һәм сездән аерылмаган күп дусларыгыз яши бездә.

   Әлфизә ханымны борчыган нәрсәләр дә шактый икән. Шуларның беренчесе: яшьләрнең гәзит-журналларга битараф булуы һәм мәктәптә дә балаларның үзара... русча сөйләшүе. “Балалар туган телдә укысын өчен иң тәүдә туган телдә сөйләшергә тиеш, ә моның өчен ата-аналар һәм мәктәп җаваплы, әлбәттә”, - ди ул.

   Икенче мәсьәлә: очсызлы, ләкин күп кенә гыйбрәтле, киңәшле, ләкин ни язганнары өчен бик җавап та биреп бармаган кечкенә басмаларның арта баруы. “Өмет” кебек дәрәҗәле, саллы басмалар, әлбәттә, арзан тора алмый, ә халык еш кына, очсызлыгына алданып, 2-3 вак басмага язылып куя. Шулай итеп, “соры” гәзитләр җитди басмаларга аяк чала дип әйтү дөрес булыр. Әлбәттә, дөрес мәгълүмат, җитди сүз һәм аналитик материаллар укып өйрәнгән кеше “Өмет”тән аерылмый инде”,- ди ул.

   Өченче мәсьәлә: авыллар картая, анда яшәүче өлкән кешеләр саны кими, аннан, аларның саулыклары какшый һәм күзләре күрү начарая. Шулай итеп, алар никадәр генә “Өмет” укып яшәргә теләсәләр дә, яраткан басмаларыннан аерылырга мәҗбүр булалар.

   -“Өмет”тә барсы да бар: дөнья, ил һәм республика яңалыклары да киң яктыртыла, анда сәламәтлек темасына зур урын бирелә һәм дәрәҗәле табиблар белән әңгәмәләр дә басыла, балалар һәм яшьләр өчен кушымталар-махсус битләр дөнья күрә. Ташка язылган сүзнең тәмен белгән кеше өчен иң мөһимнәре шулар бит инде,- ди Әлфизә ханым. – Бүген бездә сезнең басманы өч дистәгә якын гаилә алдыра, бу да зур күрсәткеч. Безнең почта хезмәткәрләре өчен иң бәхетле мизгелләр шул бит инде: гәзит-журналлар салынган сумкаңны күтәреп кешеләргә барасың, “синең яраткан гәзитең килде, каршы чыгып ал!”, дип. Алар сөенә, алар белән бергә син дә шатланасың!

   Хат ташучы кызыбыз Айсылу Хашимова турында тик җылы сүзләр генә әйтә алам һәм аңа карап сокланам: тәртипле, тырыш, гүзәл хатын-кыз ул. Көн саен кешеләрнең акчалары, документлар белән эшләве җиңел түгел, җаваплылык зур, ул үз эшен намус белән башкара. Авыл халкы да үзен ярата, аңа ышана.

   Без һәрвакыт “Алга” хуҗалыгының, авыл советы хакимиятенең ярдәмен тоеп эшлибез: кайчан гына ярдәм сорап керсәң дә, булышалар. Аларга зур рәхмәтлемен.

   Әлфизә ханым Чакмагыш районының алдынгы почта хезмәткәрләре белән бергәләп берничә ел дәвамында безнең редакциягә кунакка килүләрен, редакция бүләге – Уфа “Нур” татар әүләт драма театрында спектакльләр карап, “Ботаника бакчасы”нда экскурсияләрдә булган чакларны да искә төшереп, матур хәтирәләргә бирелеп алды.

   Киләчәктә дә шулай кулга-кул тотынышып, бердәм булып эшләргә һәм матур нәтиҗәләргә ирешеп, кунакларга йөрешеп яшәргә язсын, Әлфизә ханым! Яңа еллар тынычлык, эшләрегездә уңышлар, шатлыклы очрашулар гына бүләк итсен!

                                                 Фото: Гөлара Арсланова.

 

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас