Барлык яңалыклар
Редакция
17 гыйнвар 2025, 12:44

“Өмет” килә, өйгә шатлык килә!

Гәзит укучыларыбыз иҗады.

   “Өмет”кә язылу өчен

Соңга калу килешми.

Һәрбер саны тезелеп килә,

Бернәрсәгә бирешми.

   Ябылмаса өй ишегем

“Өмет”ем килми калмас.

Тырыш”Өмет”челәремнең

Хезмәте бушка калмас.

   Аның яңа саны килгәч,

Өй эчем нурга тула.

Шатлыклы көннәр шушыдыр,

Урын калмый моң-зарга.

   “Өмет”емне кулга алгач

Киңәя тын алулар.

Нинди бәхет, рәхәтләнеп

Үз телеңдә укулар!

                                Рәвия Нуриева,

                                Дүртөйле, Исмәгыйль.

Фото: Башинформ.

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас