Барлык яңалыклар
Редакция
10 декабрь , 19:46

Тозлыкушта очраштык

2-12 декабрь көннәрендә 2025 ел өчен “Өмет”кә арзан хак белән язылырга мөмкинлек бар! Менә шушы сәбәп белән әбүнәчеләр декаднигы вакытында безне республиканың бик күп районнарына укучыларыбыз белән очрашуларга чакырдылар. Зур рәхмәт аларга!

   Бүген без Чакмагыш районының Тозлыкуш авылында булдык. Китапханә мөдире Резеда Дамнис кызы Маннанова оештырган бу күркәм кичә редакция хезмәткәрләре өчен дә, шулай ук әбүнәчеләребез өчен дә бик истәлекле булды. Без аларны үзебезнең хезмәтебез белән таныштырдык , ә алар безгә авыллары, анда яшәүчеләрнең нинди-уй хисләр белән яшәве, “Өмет” белән бергә тормышның гүзәлрәк булуы турында сөйләде.

   Очрашу хакында тулырак гәзитнең киләсе саннарының берсендә укырсыз, дуслар.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: