Бүген “Өмет”кә кайгылы хәбәр килеп иреште: хаклы ялдагы хезмәттәшебез, гәзитнең тәүге көненнән үк, 1991 елдан алып 2013 елга кадәр, баш хисапчы булып эшләгән Әнүзә Әбелнәгыйм кызы Мамалимова вафат булган.
Әнүзә Әбелнәгыйм кызы үз хезмәте өлкәсендә һәм коллегалары арасында һәрчак хөрмәтле кеше булды. Иң катлаулы иктисади кризислар чорында да аның тырышлыгы, булдыклылыгы белән гәзитебез үз эшчәнлеген югары дәрәҗәдә саклап кала алды.
Мәрхүмәнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр.
“Өмет” гәзите коллективы.