Барлык яңалыклар
Редакция
12 июль , 22:31

Бүген безгә – 33!

Бүген – 12 июль!

Бүген безгә – 33!
Бүген безгә – 33!

Бүген – 12 июль!

 

Моннан 33 ел элек нәкъ шушы көнне “Өмет” гәзитенең беренче саны дөнья күрде! Басмабызның тугры дуслары, хәтерлисезме икән ул көнне? Чалт аяз, кояшлы, иң зур шатлыклы көн иде ул. Шул көннән башлап без бергә, дуслар!

Бүген сезгә “Өмет” киләме? Ничә ел алдырасыз аны?  “Өмет” сезнең тормышыгызда нинди әһәмияткә ия булды һәм әле дә дусмы сез гәзитебез белән, безнең белән?

Кадерле дуслар, чыннан да искиткеч һәм дулкынландыргыч көн бит бүген! Бәйрәмебез белән! Сез бу хисләрне тагын күпме кичерергә әзер? Гәзитебезгә нинди теләкләрегез бар?

Менә сезнең каршыгызда “Өмет”тән өч тапкыр (!!!) өлкәнрәк Гөлфия Хәсәнгали кызы. Ул бүген дә, күрүегезчә,  “Өмет”не күзлексез укый. Намазыннан бушаган арада кулларында – безнең гәзит! “Укыгыз, гыйлемле булырсыз!”– ди ул. Әбекәебез ил, Ватаныбыз тарихында булган әһәмиятле бәйрәмнәрне, даталарны билгеләгәндә һәрвакыт “Бүген – великий праздник!” дияргә ярата.  “Өмет”нең туган көнен дә Агәбиебез нәкъ шундый “Великий праздник!” дип атады һәм редакция хезмәткәрләренә, укучыларына изге теләкләрен җиткерде, гәзит тә, журналистлары да, аны укучылар да озын гомерле булсын, диде.

 

Бүген безгә – 33!
Бүген безгә – 33!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: