Барлык яңалыклар
Редакция
22 апрель , 21:32

“Өмет”нең үткен күзе

   Хезмәткәребез Дилә Халикова үзенең матур гомер бәйрәмен каршылый.

“Өмет”нең үткен күзе
“Өмет”нең үткен күзе

Хезмәткәребез Дилә Халикова үзенең матур гомер бәйрәмен каршылый.

   Редакциядә энә белән кое казырга, ягъни гәзит битләреннән хата чүпләргә, шуның белән гәзитебезне укымлырак, халык арасында хөрмәтле, дәрәҗәлерәк итәргә сәләтле бер һөнәр бар – ул да булса, корректор хезмәте.

   “Өмет”нең үткер күзе – гәзитне хаталарсыз чыгару өчен бар тырышлыгын салган хезмәттәшебез – туган телебезнең орфографиясен, пунктуациясен бик яхшы белгән, гаятьигътибарлы булган корректорыбыз Дилә Әсхәт кызы Халикова бүген үзенең матур юбилеен – 55 яшен билгели.

   Дилә – Чишмә районы Тәпәреш авылыннан. Авылның хөрмәтле шоферы Әсхәт Гарфетдин улы һәм уңган колхозчы Нәзирә Кәшбулла кызы Йосыповларның дүрт балалы тату гаиләсендә үскән кыз мәктәпнең чын активисты була: бии дә ул, җырлый да, спектакльләрдә дә катнаша. Сигезенче сыйныфтан соң укуын җиде чакрым ераклыктагы Чувалкип урта мәктәбендә дәвам итә. Монда инде нечкә күңелле, илгәзәк, матур әдәбиятка гашыйк Диләне татар теле укытучысы Фәридә апа Мингазова күреп ала һәм БДУның филология факультетына укырга барырга киңәш итә. Һәм кыз, имтиханнарын уңышлы тапшырып, БДУ студенты булып китә.

   -Студент тормышы күңелдә җылы бер нур булып саклана. Тулай торакта бергә укыган кызлар белән калын-калын китапларны укып, бер-беребезгә сөйләп, андагы уңай геройларны үзебезгә үрнәк итеп, илебезнең чын патриотлары булып җитештек без. Бүген дә бер-беребез белән очрашып-аралашып яшибез. Яшьлек дусларыннан кадерле кемнәр бар? дип елмая ул.

   Чувалкип авылы аңа киләчәк һөнәренә юл ярып кына калмый, гомерлек юлдашын да бүләк итә: дүртенче курсны тәмамлагач, алар тугызынчы сыйныфтан дуслашып йөргән егете, Уфа урман хуҗалыгы техникумында укучы Дамир Халиков белән гөрләтеп туй ясыйлар. Дилә кулына диплом алган елның көзендә уллары Линар дөньяга килә.

   Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган Диләне, улын балалар бакчасына бирер вакыт җиткәч, мәктәпкә дә, редакциягә дә эшкә чакыралар. Дилә яшьләр гәзите “Өмет”кә баруны сайлый. “Укытучы булсам дәфтәрләр тикшерер идем, редакциядә дә хаталарны тотып алу бурычы минем иңдә”,- дип елмая сөйкемле Диләбез.

   Ул эшкә килгән вакытта гәзит атнасына өч тапкыр дөнья күрә һәм  өч корректор эшләгән чак иде. Әлзирә апа Албурина, Зәйнәб апа Борханова яшь белгечкә эшнең асылын төшендерделәр, ярдәм иттеләр. Ул еллар Дилә өчен тәрбия мәктәбе булды.

   -Корректор эше җиңелләрдән түгел. Ул вакытларда без типографиядә утырып эшләдек һәм берниндә уңайлыклар юк иде дияргә була. Гаять нык тавыш һәм гәзит тузаны, ул чакта яшь гәзит булган “Өмет”не санга сугарга теләмәгән кайсыбер белгечләр дисеңме. Барсы да үтте инде, бүген инде рәхәтләнеп җылы һәм якты редакциябездә, яраткан коллегаларым белән бер гаилә кебек тату эшләвебезне мин оҗмахка тиңлим,- ди ул.

   Элек атнасына өч тапкыр чыккан басмабыз бүген атнасына бер тапкыр басыла башласа да, гәзитнең күләме шул дәрәҗәдә калды. Ә үзгәртеп кору, оптимизацияләү җилләре исә редакциядә корректорлар санын нибары берәүгә калдырды. Менә шулай итеп хәзер Диләбез элек өч кеше укыган кадәр гәзит битләрен берүзе укый һәм һич тә зарланмый! Ә яратып башкарган хезмәтендә булганга куанып туя алмый.

   -Корректор эшен аерып мактаган кеше бармы икән ул, безне гәзиттә хата китсә генә искә төшерәләр бит,- дип шаярта Дилә һәм өстәп тә куя: искә алмыйлар икән, димәк, бар да яхшы, гәзиттә хаталар юк дигән сүз!

   Корректор хезмәтендә иң мөһиме – игътибарлы булу: күз үткерлеге, журналист, редактор тарафыннан кертелгән үзгәрешләрне күз уңыннан ычкындырмый, гәзит полосасына җиткерү. “Монысын төзәттем, эше бетте” дигән нәрсә корректорга хас булмый. Игътибарлы итеп, кат-кат укысаң да терекөмештәй тәгәрәп кереп кенә китәргә тора әле ул хаталар.

   Корректор, нигездә, орфография һәм пунктуация өчен җаваплы булса да, безнең Диләбез гәзиттә чыгып килүче язмаларда мәгънә-эчтәлек ягыннан кытыршылыклар сизелсә дә, “әгәр болай итсәк ничек булыр икән” дип һәрчак киңәшләшә. Аның белән эшләве җиңел дә, рәхәт тә.

   -Эшемне яратам, җанга иң рәхәте – хаталарсыз, халыкка рухи байлык бүләк иткән гәзитебез дөнья күргән көн,- ди Дилә.- Һәм шул ук көнне... гәзитнең киләсе санын әзерләүгә керешәбез. Менә шундый рәхәт тә, катлаулы да, тынгысыз да безнең, редакция хезмәткәрләренең хезмәте. Гәзиттә корректор булып эшләвем белән үземне бәхетле саныйм. Һәм эш барышында үзем, гаиләм өчен бик күп файдалы мәгълүматлар алам. Беренчедән, дөньяда һәм илдә, республикада булган бар хәбәрләрне беләсең, икенчедән, күпме киңәшләрне укып, файдалана аласың! Ә гәзитебездә басылган төрле кешеләрнең язмышы хакында укып, үзеңә гыйбрәт яки үрнәк алырга мөмкин. “Өмет”ебездә бар тормыш чагыла!

   Диләнең бар яклап та дөньясы түгәрәк булуына без дә сөенәбез. Тормыш иптәше Дамир Вәзит улы белән алар уллары Линар белән кызлары Элинага лаеклы белем биреп, олы тормыш юлына чыгардылар, бүген инде өч оныкларын сөеп кинәнәләр. Болындай фатирларына кунакка килгән оныкларының шат көлүе  алар өчен иң зур бәхет. Ә гөрләп үскән бакчаларында алар үстермәгән җиләк-җимеш бармы икән?

   Диләнең “Өмет”кә эшкә килүенә быел 30 ел тула. Ә үзенә – 55. Икеләтә юбилей-бәйрәмен берьюлы каршы алган хезмәттәшебезгә киләчәктә дә исәнлек-саулык, хезмәтендә – хөрмәт һәм уңышлар, гаиләсенә иминлек телибез. Изге теләкләрең чынга ашсын, гел бүгенгедәй гүзәл һәм бәхетле булып яшә, кадерлебез!

                                                           Гөлара Арсланова.

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: