Барлык яңалыклар
Редакция
19 февраль , 21:26

Бәхет кайчан елмая?

Илнара “Чаткылар” бүләген отты! Ничек?

Бәхет кайчан елмая?
Бәхет кайчан елмая?

Илнара “Чаткылар” бүләген отты! Ничек?

 

“Безнең укучыбыз Хөсәенова Илнара "Өмет" гәзитенең махсус кушымтасы “Чаткылар” оештырган "Бәхет кошы" акциясендә катнашып, бүләк отты. Без Илнара өчен чиксез шатбыз! "Өмет" гәзите редакциясенә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез! Яратабыз, көтеп алабыз”, – дип яза Бүздәк районы Каран урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Башкортстанның атказанган мөгаллиме Зөлфия Җәмил кызы Мансурова.

Әйе, хәтерлибез ул шатлыклы көнне. Редакциябезгә Уфаның 84 санлы татар гимназиясеннән укучылар да килгән иде. Башкортстанның атказанган артисты, җырчы Марат Шәйбаков та килде ул көнне. Һәм “Игезәкләр- бизәкләр“ конкурсында катнашкан 3 матур игезәк: Алсу, Әмир, Таһир Еникеевлар “Бәхет кошы” уенында катнашучылар арасында бүләк уйнаттылар.

Бүләк откан балаларның исемнәрен “Чаткылар”да язып чыктык. Ильнарабыз шул биш бәхетленең берсе булды да инде.

Бу уенда катнашырга кемнәргә, нәрсә комачаулагандыр, читтә калучылар да булды. Кыюсызлык күрсәттегезме икән, дуслар, ышанмадыгызмы икән, әллә өлкәннәр – әти-әниләрегез, укытучыларыгыз сүзе җитмәдеме?

Ә менә балаларның чын дусты Зөлфия Җәмил кызы үз мәктәбендә бу эшне оештырды һәм “Өмет”не алдыручы укучыларының квитанцияләрен туплап, үзе редакциягә юллаган иде. Бу матур эше өчен хөрмәтле остазга зур рәхмәт җиткерәбез!

Тырышлык бушка булмады, Каран мәктәбе укучысы – Ильнара бүләк отты! Укуыңда уңышлар телибез, Ильнара! Алдагы елларда да гәзитебезнең дуслары артсын, тагын-тагын бүләкләр отарга, туган телле булып калырга язсын.

 Могҗизалар туып тора. Кыюлар, тырышлар бәхет кошын эләктерә! Дуслар, сез дә безнең “Чаткы”лы, күңелле бәйрәмнәрдән читтә калмасагыз иде...

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: