Барлык яңалыклар
Редакция
29 гыйнвар , 14:02

“Җанга якынлык бар сезнең гәзиттә”

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков редакциябез үткәргән “Өмет” белән бергә” уенының җиңүчеләрен ачыклады.                           

“Җанга якынлык бар сезнең гәзиттә”
“Җанга якынлык бар сезнең гәзиттә”

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков редакциябез үткәргән “Өмет” белән бергә” уенының җиңүчеләрен ачыклады.                           

   Вакыт дигәнең бик тиз ага. Әле кайчан гына узган  яртыеллыкта “Өмет”не укучылар арасында төрле конкурслар, акцияләр үткәгән идек, инде 2024 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында уенда җиңүчеләрне билгеләр вакыт җиткән.

Бу юлы редакциябезгә кунакка “Өмет белән бергә” уенында отучы дусларыбызны билгеләргә яраткан җырчыбыз, Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәковны чакырдык.

   Марат белән “Өмет”не күптәнге дуслык җепләре бәйли: гәзитебез аны иҗатка аяк баскан елларыннан алып һәрдаим яктыртып килде. Күптән түгел үзенең алтын юбилеен – 50 яшен билгеләгән җырчы бүген дә зур залларны тутырып тамашачылар җыя, ул Башкортстан һәм Татарстан телевидениесе һәм радиосының, матбуган чараларының  көтеп алган кунагы. Уенда җиңүчеләрне билгеләгәннән соң хөрмәтле кунагыбыз белән әңгәмә дә корып алдык.

-Марат, “Өмет” белән бергә” уенын үткәрүгә чакыруны ничек кабул иттең?

   -Әлбәттә, шатланып. Редакция белән дуслык яшьлек елларыннан ук килә, чынлап та бергә командировкаларга барып, бар халыкны җырлатып-биетеп кайткан чаклар истә әле.

   -Авылларга баргач микрофон эшләмәгән, музыка кую мөмкинлеге чикле чаклар еш булды. Ләкин син мондый чакта, сәхнәгә чыгудан баш тарткан кайсыбер артистлардан аермалы буларак, үзең баянда уйнап, һәрчак “тере тавыш” белән җырлап, залны күтәрдең. Тамашачыларның кушылып җырлап утыруларын, кул чабып сине сәхнәдән җибәрмәүләрен бүген без редакциягә кунакка килгән яшь артистларга үрнәк итеп сөйлибез.

   -Рәхмәт матур истәлекләрне яңартканыгыз өчен (елмая). “Өмет”тә минем хакта язылган мәкаләләрне бүген дә саклыйм. Гәзитнең исеме дә матур, җанга якынлык бар сезнең гәзиттә.

   Бүген редакциягә килеп керү белән мине балалар уратып алгач, аптырап та киттем әле. Ул да булса, башкаланың 84нче санлы татар гимназиясендә белем алучы балалар укытучылары җитәкчелегендә сезгә шулай ук очрашуга килгән икән. Сокланып туймаслык яшь буын үсә! Алар тыңлый да, мин баянда уйнаганда татарча матур итеп җырлый да, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә белә. Җитмәсә, үзләре “Өмет”нең даими укучылары да икән.

   Очрашу аларга да ошагандыр дип ышанам. Чөнки балачакта артистларны якыннан күреп аралашу күңелдә зур тәэссоратлар калдыра бит ул.Кечкенә чакта, авылга артистлар килсә, безне клубка кертмиләр иде. Мин исә директорга барып махсус рөхсәт кәгазе ала идем (көлә). Бүген концертларга өлкәннәр йөри, ә балалар аз була. Шул хакта уйланып йөри идем әле, менә бүген яраткан гәзитебез безне очраштырды. Аннан, сәхнәдән җырлау бер нәрсә, ә күзгә-күз карап аралашу ике як өчен дә кызыклы, фәһемле.    Калада яшәп татар җырларын җырлаган, татарча сөйләшкән, татар гәзитен укыган балалар тәрбияләгән әти-әниләргә һәм укытучыларга мин “5”ле билгесе куяр идем.

   -Марат, күргәнсеңдер, гәзитебезнең соңгы санында “тере тавыш”ка җырлау проблемасы яктыртылды. Башкортстан дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары моннан алда концертларда фонограмма куллануны тыю яки афишаларда моны күрсәтү кирәклеге мәсьәләсен күтәреп чыккан иде. Фонограммага карашыгыз ничек?

   -Мин үзем “тере тавыш”ка җырлыйм, фонограмма белән дуслыгым юк. Икенче яклап караганда, фонограмма белән халык алдына чыгу өчен нык “һөнәрмән” булу кирәк (көлә). Моны һәркем булдыра алмый. Чөнки син сәхнәгә чыгып, фонограмма кабыздың икән, бик игътибарлы булу мөһим: җыр бара ич инде, бераз уйланып китсәң, я төчкерсәң, “арбадан” төшәсең дә каласың һәм концертыңның бар яме китте дигән сүз...

   -Талантлы-тавышлы кеше генә уйланып китәргә мөмкиндер ул җыр барганда, ә фонограммага җырлаучы көйгә ияреп кыланырга тырышадыр ничек тә.

   -Концерт барышында егермедән артык җыр башкарыла. Кайчак сәхнәгә җырларның сүзләрен ятлап өлгерми чыгарга туры килә, шул вакытта мин пюпитр куеп җырлыйм. Тамашачыга үзем дә әйтәм әле: “сүзләрне караштырып алсам да, гаеп итмәгез, мин фонограммага авыз ачып тормыйм”, дип. Аңлыйлар, кул чабалар.

   “Солянка” концертларында, телевидение өчен еш кына плюсовка да сорыйлар, экраннан тавыш чиста яңгырасын дип. Күптән түгел үткән юбилей концертларымда “тере тавыш”ка җырладым, аннан телевидениегә барып, һәр җырга плюс яздырдык инде. Бу эш минем өчен гаять мәшәкатьле: әле тавыш көчлерәк китә, әле авыз ачып ябу туры килми (көлә). Фонограммага җырларга өйрәнгән кеше тырышсын инде, әйдә. Ә мин концертларымны халык белән бер булып, аралашып-сөйләшеп куярга өйрәнгән кеше. Аннан, халык бит чын тавыш белән җырлаганыңны әллә каян тоеп тора.

 -Акча түләп кенә сәхнә йолдызы булып буламы?

   -Әлбәттә, акчасы күп булганнар кыйммәтле клиплар төшереп, тавышларын хәтәр “шомартып”, бераз сәхнәдә балкып алырга мөмкин, ләкин бу озакка бармый. Тавыш – Аллаһ тарафыннан бирелгән бүләк, аны сатып алып булмый.

-Бер танышым, БРның халык артисты, тере концерттан соң тавыш үз көченә кайтсын өчен бик озак вакыт кирәк, ди...

   -Әлбәттә, тавыш аппаратына көч килә инде. Ләкин, бер өйрәнеп китсәң, җырлау мөмкин. Иң мөһиме, салкын тидерүдән сакланырга кирәк. Тамак шешмәсен!

   -Әгәр шундый хәл килеп туса, нишлисең?

   -Менә әле Уфада үткән концертлар алдыннан, әллә нервлар борчылу аркасында, тамак шешкән кебек булды. Гемотагеннар, бөтнекле конфетлар кабып, үтеп китте аннан. Сәхнәгә чыгып җырлый башлагач тавыш язылып китә ул.

   Бер елны Себер якларына концерт белән баргач, аңкау бизләре шеште, ә икенче көнне кичен тамашачы алдына чыгасы бар. Дус егетләр мине физиотерапия кабинетларының берсеннән-берсенә йөртеп, тиз арада дәваладылар. Рәхмәт аларга. Ә бит тавышы бетсә, артистны фонограмма да коткара алмый: сәхнәдә чиста тавыш яңгырый, ә артист кых-кых сөйләшә икән, халык ничек ышансын?Җитмәсә, җыр барганда ютәлләп тә җибәрсәң.

   Депутатларның бу проблеманы күтәрүе кирәк иде. Хәлне төптән өйрәнеп, уңышлы карарлар кабул итсәләр, яхшы булыр иде.

   -Безнең татар-башкорт халкына моң якын. Бүген күпләр моң дигән нәрсәгә игътибар итеп бармый, сикерә-сикерә сәхнә буйлап чаба. Хәтта Татарстан рәисенең артистларның үз-үзен тотышын, киенүен тәнкыйтьләвенә дә “чукрак” булып калдылар...

   -Билгеле һөнәри артистлар, нигездә, тере тавыш белән җырлый инде ул.Мин хәзер барсы да “фонограммага” күчте димәс идем. Сикереп җырлауларга килгәндә, мин үзем, теләсәм дә, алай итә алмыйм. Бу минем репертуарыма да килешми. Чөнки һәр җырчының үз стиле, үз моңы, үз җыры бар. Бар артист та бер төрле җырламый, иҗат төрлелеге белән кызыклы да. Минемчә, сәхнәдә халык җырлары да, рэп һәм заманча җырлар да яңгырарга тиеш.

   -Сәхнә шундый нәрсә, анда бер генә вакыт балкып алган һәм тиз үк сүнгән йолдызлар да шактый. Ә син дистә еллар дәвамында Марат Шәйбәков дигән исемне горур тотып киләсең, халык сине ярата. Моңа ничек ирешергә?

   -Фән абыйның бер сүзе бар: “үргә менгән саен артыңа кирпеч куеп менәргә кирәк, кинәт егылып төшмәскә” дигән. Дөрес бу! Намуслы булу, тамашачыңны хөрмәт итү, алар өчен һәрчак үз кеше һәм шул ук вакытта үрнәк тә булуың кирәк. Әлбәттә инде, зәвыклы, күңелне җәлеп итә торган җырлар сайлый белү кирәк. Чөнки бүген җиңел-җилпе җырлар арта. Барсы да шагыйрь, барсы да композитор дип хис итә үзен. Димәк, артистка җыр сайлаганда таләпчән булу мөһим. Минем күп җырларымның авторы – Зифа апа Нагаева. Ә аның җырлары, үзегез беләсез инде, халыкның күңеленә тиз юл таба. Күптән түгел аның белән Украинадагы сугышчыларыбызга багышланган “Ничәү очты, шулай кайтыгыз” дигән җырыбыз туды. Бу патриотик җырны халык җылы  кабул итте, чөнки ул барыбызга да кагыла, уйландыра...

   -Син – өч дистәгә якын вакыт сәхнә түрендә. Бу вакыт эчендә тамашачы үзгәрдеме?

   -Алар шундый ук: Уфада һәм Казанда электән куәтле-дәртлеләр. Элек авыл халкы концертларда кыенсынып торучан инде, бүген алар да каланыкылардан калышмый:кушылып җырлыйлар да, бииләр дә.

-Коллегаларыгыз белән иҗади бәйләнеш тотасызмы?

   -Әлбәттә! Зифа апа Нагаева, Наил Шәймәрданов, Гүзәл Әмәтова, Әнвәр Нургалиев, Татарстаннан Рөстәм Закиров, Вадим Захаров, Резеда Шәрәфиева, Рәсим Низамовлар белән җылы мөнәсәбәттә иҗат итәбез.

-Гастрольләргә еш чыгасызмы?

   -Артист тормышы гастрольләрдән тора инде ул. Шушы көннәрдә генә Екатеринбург якларыннан кайттык. Анда милләттәшләр яшәгән берничә шәһәрдә концертлар бик җанлы үтте. Алдагы көннәрдә Нефтекамск якларына юл тотачакбыз.

   -Марат, бүген “Өмет” белән бергә” уенында җиңүчеләрне билгеләү сезнең өлешкә төште. Нинди хисләр кичердегез?

   -Конвертлар шулкадәр күп иде, мин хәтта аптырап киттем! Халкым һаман хат языша икән әле дип шатландым да. Ә бүләкләргә килгәндә, кулымнан килсә, мин аларны һәр хат хуҗасына тапшырыр идем. Ләкин уен – уен булып кала һәм мин ихлас күңелдән бүләккә ия булучыларны чын күңелдән котлыйм.

Барлык “Өмет” гәзитен яратып укучы дусларыма тыныч күк йөзе, тән саулыгы, җан тынычлыгы телим. “Икмәк булса, җыр да була” дигән девиз астында үскән буын без, шуңа да игеннәр шаулап үссен һәм матур җырлар яңгырап торсын иде тормышыбызда.

Гөлара Арсланова.

“Ө   мет” бүләкләре түбәндәге укучыларыбыз өлешенә төште:

  • Иттарткыч – Бакалы районының Мостафа авылында яшәүче (Ленин тыкрыгы,2) Мөсәлия Галимуллинага;
  • Кәстрүлләр җыелмасы – Чишмә районы Чувалкип авылында (Көньяк урамы, 77) яшәүче Р. Усмановага;
  • Электр шөрепборгычы – Авыргазы районы, Югары Бигәнәш (Үзәк урам, 11) Зигетбаев Галигә җибәрелә.                                                                                                                              
Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: