Барлык яңалыклар
Редакция
28 декабрь 2023, 14:19

Миңлеямал апаның озын гомер сере

                                                             Өлкәннәрдә – акыл,                                                аларда – тормыш тәҗрибәсе, сабырлык...

Миңлеямал апаның озын гомер сере
Миңлеямал апаның озын гомер сере

Эш сәфәре белән район-шәһәрләргә барганда олуг юбилейларын билгеләгән, без бүгенге мул тормышта яшәсен өчен бар тырышлыкларын  биргән өлкәннәр белән очрашырга туры килә. Мин һәрвакыт шаккатып-сокланып кайтам: аларның  көчле рухларына исең китәрлек!

   Ә үземнең сыйныфташым Финәнең (ул гаиләсе белән Татарстанда яши) сөекле әнисе, 11 баланы олы тормыш юлына чыгарган Миңлеямал апа  турында күптән инде язарга теләсәм дә, ничектер вакыт җитми килде. Менә, ниһаять, апабызның 95 яшьлек юбилеен билгеләвен ишеткәч, мин Финәгә шалтыраттым һәм: “Әниегез нихәлдә, үзен ничек хис итә?” ,– дигән сораулар бирдем.

“Аллаһка шөкер, дускаем, аңа карап сөенеп туймыйбыз: үз дөньясын үзе гөрләтеп алып бара. Инәкәйнең атлап килешләре бүген дә 18 яшьлек кызларга биргесез әле”,–  диде Финә. Очрашырга теләвемне белгәч:“кичен янына төш, апа-абыйлар да анда булырга тиеш”, – дип өстәде.

   Җирне караңгылык саруга, кышның салкын карларын шыгырдатып төшеп тә җиттем. Капканы Финәнең абыйсы Әкрам ачты. Миңлеямал апа кунакка килгән олы кызы Кифая апа белән сөйләшеп утыра иде. Нәкъ шул мин балачактан күреп-белгән Миңлеямал апа! Вакыт үзен урап үткән диярсең! Чынлап та, яшь күренә: 95 яшьтә дип уеңа да китерерлек түгел, күзләр тимәсен үзенә! Без дә кушылгач, сайраштык кына.

   – Балам, безнең язмышларны тыңласаң, китап язарга мөмкин инде ул, – дип сөйләп китте апабыз сабыр тавышы белән. – Күргән авырлыкларны киләчәк буыннарга күрергә язмасын, бөтен теләгем шул. Ә бүген исә бик рәхәт тормышта яшим. Шуңа элеккеге кыенлыкларны уйлап утырырга тырышмыйм. Иң мөһиме, күңелне төшерергә ярамый: озын гомерле булуның да, сәламәтлекнең дә сере әнә шунда!

   Менә шулай итеп, озын гомерлелекнең серен, минем сорау бирүемне көтеп тә тормыйча, ачты да салды ул.

   Миңлеямал апага 12 яшь булганда Бөек Ватан сугышы башланган. Әтисен август аенда ук чакыртканнар. “Алар башта 6 ай чамасы Сафарда (Чишмә районы) хәрби күнекмәләр үттеләр дә, аннан туп-туры сугыш яланына барып керделәр, – дип хатирәләргә бирелә апабыз. – Гаиләдә 4 бала.Мин – иң өлкәне, миннән соң Мөнирә һәм Флүрә исемле сеңелләрем бар, төпчек энем Янур әтидән 40 көнлек кенә булып калды...

   Шул китүдән әтиләре яу яланында ятып кала. Хәер, сугыш туктап, бераз вакыттан соң аның күмелгән урыны ачыклана. Әнисен хәтта бушлай шул якларга барып, иренең каберен зыярат кылырга да чакыралар, ләкин ул: “юл ерак һәм озын, йортта яшь өч кыз бала, калдырып китәргә йөрәгем җитми”, – дип, бармый кала (апа күзләрен сөртеп ала).

– Сугыш чорында колхоз эшен минем кебек яшь кызлар-малайлар җигелеп тартты инде, балам, басуда  көненә меңәр көлтә бәйли идек. Авылдашыбыз Әбзәлетдин абзый җан тиргә батып көненә 1,25 гектар чамасы басуны чалгы белән чаба, ә без аның артыннан көлтә бәйлибез. Төнгә табан, кечерәк малайлар безгә ат җигеп бирә дә, фурман белән эскерт сала иде. Ул вакытта бар халык бердәм булып тырышты, шуңа сугышта җиңеп чыктык та. Совет власте, нинди генә авырлыклар килеп туса да, балаларны укудан туктатмады: мәктәп миченә ягарга утын да юк дәрәҗәсендә, класслар суык, әсбаплар юк, шулай да барыбыз да мәктәпкә йөрде, белем алырга тырышты. Мин әле 5 чакрым ераклыктагы Үрнәк авылына йөреп, унынчы сыйныфны да тәмамладым. Әниләр турында сөйлисе дә юк: бахыркайларым, алар көн-төн басуда эшлиләр, кыш буена молотилка белән ашлык сугалар иде. Барсы да балаларын  кеше итәргә тырыштылар. Шуның өчен зур рәхмәт аларга.

   Сугыштан соңгы еллар  үтә авыр булды, дип хәтергә төшерә Миңлеямал апа. Алар бәләкәй арба белән язын, сыер йөздереп, Кушнаренкодан, Чакмагыштан чәчү өчен орлык ташыган.

   1947 елда Миңлеямал апаны, авылдаш кызы белән икесен, ерак Белорет якларына ФЗОга укырга җибәргәннәр. “Карточкага бирелгән 200 грамм икмәк һәм кәбестә шулпасы белән җан асрадык, бигрәкләр авыр вакытлар булды, – дип искә ала ул. – Штукатур-маляр һөнәре алып чыгып эшли башлагач кына икмәк иркенгә әйләнде.

   Күрше Үрнәк авылыннан шулай ук ФЗОга укырга барган егеткә тормышка чыга кыз, шуннан туган якка кайтып, колхозда эшли башлыйлар. Ләкин гаилә таркала, ә Миңлеямал апаны 53нче елда (Сталин үлгән ел) тагын да мәҗбүри рәвештә Свердловск якларына торф чыгарырга җибәрәләр. Кечкенә Динисламны нәнәсе алып кала.

   – Торфта эшләү бик авыр булса да (нормалар гаять зур), акчасы әйбәт иде. Мин анда 4 ел бригадир булып эшләдем, аннан туган якларга кайттым, – дип сөйләвен дәвам итә ул.

Һәм моннан нәкъ 67 ел элек (!) безнең Кырла авылына Имаметдин абыйга кәләш булып килә ул. Бер булып, берегеп яшәп китәләр һәм Динислам янына тагын да 9 бала алып кайталар. Алай гына да түгел, олы кызлары Кифая апаның улы, ягъни оныклары Максатны да, бик кечкенә чагыннан, билгеле сәбәпләр аркасында, Имаметдин абый белән Миңлеямал апа үстерә.

   –Имамым иртәрәк китте, балаларны башлы-күзле итеп, гөрләшеп кенә яшәп ята идек, – дип күзләрен сөртеп ала апа. – Мартта 3 ел була мәңгелеккә күчкәненә, 92сен тутырырга аз калган иде. Гомер буена колхозда тырышып эшләдек, балалар бер-бер артлы туа торды, үсеп җиткәннәрен күрми дә калгандай булдык. Кече яшьтән кул арасына кереп, эш сөеп үстеләр, бүген инде үзләре матур итеп дөнья көтәләр. Кызганычка каршы, Ырынбур якларында гомер иткән Динислам улым гына, хаклы ялга чыккач, вафат булды...

   Миңлеямал апа әйтүенчә, бүген ул 26 оныгы һәм 50дән артык оныкчыгының шатлыкларын күреп, һәр яңа туган көнгә шөкер әйтеп, сөенеп яши.

   – Безнең инәкәй, колхозда эшләү белән беррәттән, тирә-якта бер тегүче иде, аның төннәр буена теккән матур киемнәрен киеп үстек, – дип сүзгә кушыла Кифая апа. – Хәтта күрше авыллардан да төенчек-төенчек ситсаларын күтәреп килеп, 2-3 көн кунып, тегәсен тектереп, сыйланып кайтып китәләр иде. Әткәйнең беркайчан да: “нигә килгән болар, нигә сыйлап ятасың аларны” дигән сүзе булмады.

   – “Ооо, менә кызлар җыелган икән”, дия иде, –  дип йөзләрен нурландырып көлеп җибәрә Миңлеямал апа. – Имам әйбәт кеше булды. Соңгы көннәренә кадәр зирәк зиһенле, үз аякларында булды, күзе үткен иде, колаклары яхшы ишетте. Аучы булды ул, бәлки, шул кәсебе моңа булышкандыр.

   Тегүче дигәннән: Миңлеямал апа тегү тегәргә күрше яшәгән ак әбиләрендә өйрәнә. “Анда керсәм, ак әбием: ак бабаңа күлмәк тегеп бир әле, балам, кискән-әзер”, –  ди иде. Менә шуннан өйрәнеп киттем инде. Тәүге тегү машинасын торф чыгарган акчага сатып алдым, менә ул бүген дә өй түремдә утыра. Соңгы арада текмим әле, күзләр бераз сыната башлады”, – ди апабыз. Ә ул теккән бала итәкле күлмәкләрне, калын-җылы жилетка һәм фуфайкаларны авылдашлар бүген дә бик яхшы хәтерли.

    – Оҗмахта яшибез бүген, балам, шөкер итә белергә кирәк, – дип сүзен дәвам итә Миңлеямал апа. – Илләр-көннәр тынычлансын  һәм балаларым тыныч тормышта яшәсеннәр, сау-сәламәт, бәхетле, илгә кирәкле кешеләр булсыннар дип телим гел генә. Балаларым – горурлыгым. Иң олы улым Янгали – Октябрьскийда, Гөлсемем Үзбәкстанда гомер итәләр. Кларам белән Финәм Татарстанда яшиләр, ерак араларны якын итеп, хәзер кайтып җитәләр. Зәйнәбем  Уфада, алар кияү белән атна саен диярлек кайтып йөриләр, кул чүпрәгенә кадәр юып, тукмачын да кисеп кайтаралар. Кифаям балалары белән күрше авылда яши, еш килеп тора. Шунысы белән дә бәхетлемен: Салават, Хаҗгали, Әкрам, Максат улларым гаиләләре белән авылда яши, көн саен килеп, хәл белеп, ярдәм итәргә талпынып торалар. Ә кияү-киленнәремнең яхшылыгын, изге йөрәкле икәнлекләрен белсәгез! Барсы да үлә язып тора, барсына да рәхмәтләр укып яшим.

   – Миңлеямал апа, яшь олыгайган саен, сафлар сирәгәя диләр, аралашыр кешеләрегез бармы?

   – Күрше авылда яшәгән Мөнирә сеңлем хәл белергә килә. Флүрә сеңлем инде каты авырый, шөкер, кызы бик яхшы тәрбияли, аңа зур рәхмәт. Күршеләрем белән тату булып, бергәләп картайдык инде менә (көлә). Бүген дә аралашып, чөкердәшеп яшибез.

   – Белсәгез икән, җәен безнең төбәкнең гөрләп торганын, – дип тагын сүзгә кушыла Кифая апа. – Көтү кайтыр вакыт җитсә (инде олыгаеп, үзләре маллар асрамасалар да), яшьлек елларындагы кебек үк бар күршеләр-ахирәтләр безнең капка төбенә җыелыша. Рәхәтләнеп сөйләшеп, элеккеләрне искә төшереп, җаннарына шифа таба үзләре. Аннан, инәкәй гомере буена уңган булды, мин аның бер генә минут та тик торган чагын хәтерләмим. Аның пешергән икмәкләре, тәм-томнары! Бүген дә безне тәмле ашларын пешереп каршы ала, ул ризыкларның хуш исе йортка якыная башлау белән үк борынны кытыклый башлый.

   Күпереп пешкән табикмәкләре, җәен бакчасыннан җыйган җимеш кайнатмалары белән сыйлады мине дә Миңлеямал апа. Ә кайтырга җыенгач:

   – Барыбызның да башларыбыздан зиһеннәрне, йөрәктән михербанлылыкны алмасын, Аллаһым. Исән-сау йөре, балам, – дип озатып калды.

   Сезгә дә саулык, җан тынычлыгы телибез. Киләсе юбилеегызны, 100 яшегезне дә, бүгенгедәй кояштай балкып каршы алырга насыйп булсын, Миңлеямал апа!

                                                          Гөлара Арсланова.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: