Барлык яңалыклар
Редакция
13 декабрь 2023, 13:09

Хезмәтенә лаек бәһа!

Кыш аеның  беренче көннәре безнең “Өмет” редакциясенә күңелле яңалык алып килде – гәзитебезнең бүлек мөдире Арсланова Гөлара Әнвәр кызы Башкортстан Республикасы Медицина  палатасының Дамира Сабирҗанова исемендәге премиясенең матбугат чаралары өчен билгеләнгән “ Сау _ сәламәт булыгыз!” номинациясе лауреаты булды.

Хезмәтенә лаек бәһа!
Хезмәтенә лаек бәһа!

Кыш аеның  беренче көне безнең “Өмет” редакциясенә күңелле яңалык алып килде – гәзитебезнең бүлек мөдире Арсланова Гөлара Әнвәр кызы Башкортстан Республикасы Медицина  палатасының Дамира Сабирҗанова исемендәге премиясенең матбугат чаралары өчен билгеләнгән “ Сау _ сәламәт булыгыз!” номинациясе лауреаты булды.

   Әлеге премиянең номинацияләре  медицина җәмәгатьчелеге алдында торган бурычларны гамәлгә ашыруга, яшь табибларга булышлык итүгә, медицина темасын киң һәм сыйфатлы итеп яктыртуга, табиб һөнәренә ихтирам тәрбияләүгә  юнәлтелгән.

   Гөлара Әнвәр кызы  “Өмет” тә чыгып килүче “Сихәт “ кушымтасын дистә еллар дәвамында   бик уңышлы алып бара. Аның язмаларын укучыларыбыз көтеп ала.   Табиблар белән иң актуаль темалар буенча корган  әңгәмәләре, укучыларыбыз сорауларына әзерләгән җаваплары, “Әниләр һәм бәбиләр” рубрикасы , медицина яңалыклары – болар барысы да “Өмет”не укучыларда зур кызыксыну уята. Ул әзерләгән язмалар безнең укучыларга тәннәренә – сихәт, җаннарына дәва табарга булыша.  “Өметне “ яздырган, “Сихәт “ кушымтасын укып барган кеше  үзенең  дә, гаиләсенең  дә   сәламәтлеген  алдан кайгырта!

 “Өмет” гәзитен укучылар исеменнән Медицина палатасы премиясенең лауреаты  исеменә лаек булган хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә җаваплы хезмәтендә, шәхси тормышында тагын да зур уңышларга ирешүен телибез.

            “Өмет” челәр.

Читайте нас: